Шаршадыда Чишмә бәйрәме узды

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләрдән башлана кебек бала чагыбыз. Яшел чирәмле чишмә юлы безгә олы тормышка юл күрсәтә. Һәр чишмәнең үз йөрәк тибеше, үз моңы, үз догасы бар. Андый чишмәләр туган авылым Шаршадыда – тыкрык саен.

Гаҗәеп матур кичәдә әнә шул чишмәләргә мәдхия җырланды. Шаршадыда эшләгән вакытында матур табигатенә, челтерәп аккан чишмәләренә сокланып, язучыбыз Габдулла Галиев шигырь язган, ә оста җырчы-гармунчыбыз Илсур Закиров аны көйгә салган. Авыл гимны кебек кабул ителүче ул җырны автор үзе башкарды.

БЕР АВЫЛДА – УН ЧИШМӘ

Чишмәнең салкын суын эчеп яшь чакларын иске төшергән, шифаланган күңел түреннән чыккан изге теләкләрен җиткерергә килгән Әби белән Бабайга Чишмә кызлары үз тарихларын бәян иттеләр. “Бояр чишмәсе“ннән Шәех Алинең биредәге утары өчен су алганнар, башкаларга алырга ярамаган. “Кыбла чишмәсе“ кыйбла якка акканга шулай аталган. “Мулла чишмәсе“ аны чистартып, юлын көрәп торган мулла бабай, “Якуб чишмәсе“ шул чишмәне карап-кайгыртып торган кеше хөрмәтенә, “Водомер чишмәсе“ Иж елгасын үлчәп торучы истәлегенә шулай аталган. Суында радон булганы ташлы яр буенда башланганга “Ташлык“ дип йөртелә. Организмны чистарту үзлегенә ия, буыннар сызлаганда дәва бирүче зәңгәр балчыклы чишмә турында да бик кызыксынып тыңладылар тамашачылар Чишмә кызының сөйләвен.

Чишмә буендагы талларга кунып сайраучы кош – “Сандугач“ төркеме кызларының “Чишмә юлы“ биюе борынгыдан килгән йолалар турында хатирәләрне яңартты.

ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР, ҖЫР-МОҢ

Авылга килен төшкәч, иң элек аңа чишмә юлын күрсәткәннәр. Кызлар һәм егетләр чишмә буенда очрашканнар. Чишмә юлы аларны таныштырган да, кавыштырган да. Авыл клубы директоры Эльмира Сундукова яшь килен, Зөлфирә Имангулова һәм Роман Тугаров яшь кызлар-егетләр биюләрен башкардылар. Һәр чишмәнең үз юлы: кайберләре шаулап ага, кайберләре акрын гына үзенә юл ала, ә кайберләре исә җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. Халык йөрәге кебек туктаусыз хәрәкәттә булган чишмәләр турында шундый җырларны Лилия Тугарова, Раушания Җиһангирова, Гөлзирә Хәсәнова күңел кылларын тибрәтерлек итеп башкардылар. 

 

ЯҢА ТРАДИЦИЯ

Кичә барышында Шаршады авылыннан ерак түгел Йолдыз авылының “күләгә“се сәхнә түреннән чыгыш ясады. Йолдыз авылы беткән, ә ул адашкан кыр казыдай бәргәләнеп йөри икән. Авыл  бетсә дә, Йолдыз чишмәсе ялгыз булса да, моңсу гына агып ята. Гүя ул кешеләргә әйтә сыман: “Авыл бетсә дә мин әле яшим. Ага торган юлларымны агач, чүп-чар капласа да, мин һаман агарга тырышам, яңа юллар эзлим, – ди икән ул.

Исемсез Чишмә кызлары – Адилә Мәүликәева, Азалия Гыйззәтуллина, Лиана Галиуллина, Дилия Закирова да чишмә буйларына агачлар утыртырга, төпләрен чистартырга, тирәләрен матурларга халыкка мөрәҗәгать итеп, исләренә төшерделәр.

Бу җәһәттән Шаршадыда яңа бер матур традиция барлыкка килгән: июль аеның өченче якшәмбесендә чишмәләрне чистарту буенча өмә үткәрелә. Бик күркәм күренеш! Шаршады авыл җирлеге башлыгы Вәсил Баһаветдинов, мондый өмәдә актив катнашканнарга рәхмәт әйтеп, калганнарга активрак булырга чакырды.

КОСТЮМНАР МАТУР, ЧӘЙ ТӘМЛЕ

 

–       Миңа “Сандугач“ кызларының биюләре бик ошады. Аидә Әхмәтшина, Ләйлә Нурмөхәммәтова, Эльвина Тугарова, Эльвина Залетова, Рузалина Абдуллина, Алисә Дудла, Энҗе Габдрахманова, Янна Муллахмәтова биергә остарганнар. Бергәләп райондагы төрле конкурсларга да йөрибез, призлы урыннар да алганнары бар. Бүген “тәртипсез“ малайлар булып уйнаган Вилнар Хәсәнов, Илфат Сундуков, Ринат Вахитов кебек нәни артистларыбыз да үсеп килә, – дип шатлыгын уртаклашты мәдәният ветераны Илсур Закиров

–       Миңа концерт өчен махсус тегелгән киемнәр бик ошады. Бәби итәклеләрен Шаршады уңганы Мәүлидә Рәимова, аккош кебеген Сәхрәдән Гөлфия Әхмәтшина теккән. Бик килешле, заманча килеп чыккан. Табигать кочагында чишмә суыннан кайнаткан чәйне бергәләп эчү дә бик күңелле булды. Булдырганнар!  – болары шушы кичәгә Сәхрәдән килгән Өммениса Ганиева сүзләре.

–       Гаҗәеп матур, тирән эчтәлекле чара күрсәтте китапханәче Айсинә Мәүликәева. Ул үзе дә, бу кичәне парлап алып барган авылыбызның ФАП мөдире Гөлфия Әхмәтшина да йөрәккә үтеп керердәй итеп сөйлиләр. Презентация дә бик бай. Шәп кичә, – дип барлык тамашачылар соклануын белдерде Фәридә Залетова.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International