Бүген – Россия флагы көне

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне – үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм.

Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.

Хәзерге көндә дә әләм илебезнең иксез-чиксез киңлекләрендә яшәүче күпмилләтле халкыбызны дәүләтчелегебез, милли хокукларыбызны яклау һәм буыннан бәйләнешен саклап калу омтылышында берләштерә. Флаг ватандашларыбызның хезмәтен, фәнни ачышларын һәм икътисад, социаль, мәдәният һәм спорт өлкәләрендәге казанышларын бәйли.

Балаларыбыз һәм оныкларыбызда дәүләт флагына ихтирам хисләрен булдырып, без аларда гражданлык хисе, Ватанга мәхәббәт тәрбиялибез. Тынычлыкны һәм иминлекне, төрле милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерергә бердәм ниятебез Россия Федерациясенең көч-куәтен арттыруга этәргеч булып тора.

Хөрмәтле әгерҗелеләр! Россиянең төп символлары – флаг, гимн һәм гербның барчабыз өчен дә һәрвакыт мөһим буласына ышанабыз. Бәйрәм белән сезне!

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International