“Барлык юллар безнең авылга илтә“: Кичкетаң – җиңүче

2017 елның 22 августы, сишәмбе

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы игълан иткән “Барлык юллар безнең авылга илтә“ бәйгесенә йомгак ясар чак җитте.

Бүген газетабыз сайтында бәйгедә катнашкан алты авыл өчен тавыш бирү төгәлләнде. 1,5 ай дәвамында үз авылларын җиңдерү өчен тавыш биргән һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

Беренче – КИЧКЕТАҢ. Әлеге авыл 5215 тавыш җыйды. Котлыйбыз!

Икенче – УРАЗАЙ (4055).

Өченче – КЫРЫНДЫ (1337).

Дүртенче – Иж-Бубый (336).

Бишенче – Күләгәш (301).

Алтынчы – Тәбәрле (76).

Бу авыллар барлыгы 11320 тавыш җыйдылар.

Туризмны үстерүгә багышланган бәйгегә нокта куелмый әле. Көз айларында редакция хезмәткәрләре һәм хәбәрчеләр җиңүче Кичкетаң авылына концерт программасы белән кунакка барачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International