Салагыштан Мөхәммәдиевлар районда иң беренче булып урып-җыю эшләрен төгәлләделәр

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Салагыш фермеры Мөхәммәдиевлар кичә, районда иң беренчеләрдән булып, урып-җыю эшләренә нокта куйдылар. Бабайлар ысулын кулланып, ашлыкны башта теземнәргә салып, аннан суктырып алдылар алар. Хәзер 95 гектарда утыртылган көзге бодай, 200 гектардагы бодай һәм арпа кырлары бушап калган.

–       Уңыш сөенерлек булды быел: көзге бодайдан бер гектардан 37 центнер уңыш алдык. Арпадан – 27, язгы бодайдан 25 центнер уңыш чыкты. Иң мөһиме, ашлык коры килеш ындыр табагына урнашты, – ди Марат.

Фермер эшләгән кешенең дә кадерен белә. Комбайнчыларга дүртәр тонна ашлык, һәр эш көненә берәр мең сум акчалата түләгән. Кызу чорда ындыр табагында хезмәт куйганнарга берәр тонна ашлык биргән. Аларның көнлек хезмәт хакы 800 сум тәшкил иткән.

–       Көннәр кояшлы торганда бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу – зур сөенеч ул. Урып-җыю чорында вакыт белән исәпләшми эшләгән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм, – ди Марат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International