Әгерҗе ЗАГСында 100нче пар язылышты

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Быел Россиядә ЗАГС оешуга – 100 ел.

Шушы юбилей датасы кысаларында 100 саны белән бәйле вакыйгаларны  ЗАГСта тантаналы төстә билгеләп үтәләр. 25 августта шундый тантаналарны берсе булды: быел 100нче пар язылышты. Алар – Имашева Виктория һәм Денис Майдук. Яшь парларны котларга әти-әниләре, дуслары, туганнары гына түгел, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм шушы көннәрдә рубин туйларын бәйрәм итүче Гүзәл-Фәрит Ваһаповлар да килгәннәр иде. Римма Ринатовна яшьләрне котлап, мәхәббәт хисләрен сүндермичә, бер-береңне хөрмәт итеп, тыңлап һәм ишетеп яшәүләрен теләде, район башлыгы Валерий Макаровның котлавын җиткерде һәм бүләген тапшырды. 40 ел бергә гомер итүче Ваһаповлар гаилә тормышында мәхәббәт, хөрмәт, сабырлык һәм уртак максатлар булганга тату гаилә корулары турында сөйләделәр. 32 ел хезмәт стажлы Гүзәл ханым  үзенең күбрәк вакытын гаиләгә багышлавы турында сөйләп, яшь парларга тәрбияле балалар үстерүләрен теләде. 32 ел гомерен халык иминлеген  тәэмин иткән, 15 ел район милициясе начальнигы булып эшләгән, хәзер эчке эшләр ветераннар Советы рәисе вазифаларын башкаручы полковник Фәрит Гобәевич ярату белән беррәттән бер-береңә ышаныч белән яшәүләрен теләде. Тату гаиләдә бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән, инде әби һәм бабай булу бәхетен татыган Ваһаповларга да котлаулар яңгырады һәм район башлыгы бүләге тапшырылды бүгенге тантанада.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International