2020 елда Татарстан үзенең оешуына 100 ел тулуны билгеләп үтә. Бу безнең республика өчен дә, аның күпмилләтле халкы өчен дә истәлекле вакыйга. Мондый даталарда узган елга йомгак ясап, киләчәккә планнар кору кабул ителде. Дәүләтчелекнең 100 еллыгы эчендә Татарстан халкы гаять зур, авыр, батыр һәм бәхетле юл узды.