ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Укучыларның көзге каникулы 30 октябрьдә башлана.

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә үзара салым программасына багышланган җыеннар уза.

Әгерҗе районында яшәүче милләттәшләребез дә бөтен дөнья күләмендә узган “Татарча диктант” акциясенә кушылды.

Район хакимияте, Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре, яшьләр парламенты егет-кызлары Әгерҗегә керү юлында агач үсентеләре утырттылар.

Бүген   Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында)  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  оештырылган авыл  хуҗалыгы   ярминкәләре  узды.   Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде. 

Терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  9 айлык эшенә  йомгаклар  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  

10 нчы октябрьдә Девәтернә авыл җирлеге хезмәткәрләре, китапханәче, укытучылар, фельдшерлар, укучылар, пенсионерлар – барлыгы 35 кеше бөтен дөнья күләмендә уздырыла торган   «Татарча диктант яз» акциясенә кушылды. Диктант язучыларның иң өлкәне  – 72, иң яше – 14 яшьтә иде. Әлеге акциядә катнашучылар “Мин кулыма китап алам” темасына диктант яздылар, инде традициягә әйләнгән бу  акциядә киләсе елларда да катнашырбыз дигән теләктә калдылар, кайберләре исә “әллә авыл күләмендә  ешрак уздырыйк микән?” дигән фикер дә белдерделәр.

Көзге Бөтенроссия консультацияләр атнасы барышында бөтен илдән 3,5 меңнән артык күчемсез милек хуҗасы сорауларга җавап алды. Күчемсез милек белән алыш-бирешләрне үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләр телефон кайнар линияләре һәм турыдан-туры кертүләр, филиаллар офисларында һәм төбәк КФҮ мәйданнарында Федераль кадастр палатасы экспертлары тарафыннан үткәрелде.
 


18
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советында республика күләмендә узган “Авыл укытучысы“ бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.

Урманнарда коры үләнне янгынга каршы профилактик контрольдә тотыла торган профилактик янгыннарны яндыру тәртибе билгеләнде
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International