Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 - 2024 елларга «Агростартап» проекты буенча «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итүне тәэмин итү, авылда халыкны эш белән итүне арттыру буенча грант бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы органик продукциянең товар тамгасына махсус хокуклар алды. Тиешле таныклык Роспатент тарафыннан бирелде.
Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) электрон имза белән кул куелган күчемсез милеккә күчү яки аның хокукын туктату турында гариза бирү мөмкинлеге турындагы тамга кертү хокукын бирә торган законга кул куйды. Закон Дәүләт Думасы депутатларының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең уртак эше нәтиҗәсендә гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан кабул ителде. Росреестр закон проектына төзәтмәләр өстендә катнашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен һәр елда уздырыла торган «Минем җирем - Россия» иҗат конкурсына заявкалар кабул итүне дәвам итә. 2014 елда гамәлгә куелганнан бирле илебезнең барлык төбәкләреннән Россия авылын популярлаштыруга һәм аның актуаль проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проектлар әлеге конкурс аша узды. Аларның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.
Якшәмбе кичке сәгать бишләр тирәсендә Бердәм диспетчерлык үзәгендә Салагышта 77 яшьлек бабай югалуы турында хәбәр алына.
Хәзер машина йөртүчеләр тизлекне радар алдыннан киметеп, аны узгач куа алмый.
6 августта Әгерҗе районында болытлы һава торышы булачак.
Бу гариза кәгазьгә тиңләштерелә, шуңа күрә кияү белән кәләшне шушы датада никах турында таныклык алу өчен ЗАГСка барырга гына кала.
Августта яңгырлы көннәр күп көтелә, шуңа күрә республика игенчеләренә урып-җыю эшләрен башкару тактикасын яңадан карарга кирәк булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыюның барышы турында сөйләгәндә әйтте.
10 августта Алексеевск шәһәр тибындагы поселыгының Воскресенский Храмы мәйданында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырыла торган Бөтенроссия Бал муллыгы” фестиваль-ярминкәсе узачак. Чараны “Татарстан умартачылар” төбәк иҗтимагый оешмасы, "ПЧЕЛИЧ" тәэмин итү-сату, эшкәртү буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы һәм Алексеевск муниципаль районы администрациясе оештыра.