12 октябрь көнне 2нче мәктәптә иң кечкенә укучыларның беренче бәйрәме-беренче сыйныф укучыларына багышлау булды!
Россиядә тәмәке тартуга салым кертелә ала: Сәламәтлек саклау министрлыгы тәмәкегә экологик салым кертү мөмкинлеген карады инде.
Ярминкәгә район фермерлары һәм эшкуарлары, шулай ук күрше Удмуртия республикасыннан кунаклар җыелды. Шәһәрнең үзәк урамында көзге кыр бүләкләре, шулай ук ит һәм сөт продукциясе, яшелчәләр, җиләк-җимешләр тәкъдим ителде. Бәяләр дә "тешләмәде".
Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре авылларда халыкны кабул итәләр.
Өлкәннәр ункөнлеге тәмамланса да, “Өмет“ халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре игелекле гамәлләр кылуларын дәвам итәләр.
Бүген Әгерҗедә «Локомотив» стадионында мәктәп укучылары арасында " ФОРПОСТ" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге оешуга 20 ел тулуга багышланган спартакиада узды.
Шимбә, 13 октябрьдә, Әгерҗедә көзге ярминкә уздырыла.
Татарстан Республикасынын Росреестр Идарәсе арбитраж идарәчеләргә карата административ орган функцияләрен гражданнар биргән мөрәҗәгатьләрне, юридик затларның, дәүләт хакимияте органнарының гаризаларын карау юлы белән башкара. Тугыз ай эчендә Татарстан Росреестрына арбитраж идарәчеләрнең (гамәл кылмауларына) 330 шикаять керде.
Дәүләт Думасы «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 391 һәм 407 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте. Федераль закон проекты Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кертелгән һәм хәзерге вакытта гамәлдә булган пенсия яшендәге чикләрендә (хатын-кызлар өчен 55 һәм ир-атлар өчен 60 ел) милек салымнары буенча ташламаларны саклауга юнәлдерелгән РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота.
Конкурс регламентына узган ел белән чагыштырганда сизелерлек үзгәрешләр кертелде.