ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бу атнада авыл халкы шәһәр халкын янә ярминкәгә чакыра: шимбә көнне, 5 ноябрьдә, район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда көзге ярминкә узачак. Биредә һәркем күңеленә хуш килгән авылда җитештерелгән нигъмәтне сатып ала алачак. Иртәнге сәгатьләрдә үк ярминкәгә рәхим итегез, әгерҗелеләр. 

 

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Әгерҗедә гомер кичерүче Гөлсем апа Аптекованы 90 яшьлек юбилее белән котлап, район башлыгы Валерий Макаров исеменнән күчтәнәч һәм котлау открыткасы тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләвен җиткерде.

 

Әгерҗенең Үзәк китапханәсендә арабыздан киткән иҗат әһелләрен искә алу кичәсе узды. “Сезне сагынып җырларлар“ дип аталган кичәдә Наил Нәбиуллин, Мәсгуть Исхаков, Әнвәр Закиров, Әнисә Кәримова, әле шушы көннәрдә генә бакыйлыкка күчкән Чыңгыз ага Мусинны каләмдәшләре иҗатлары аша искә алдылар. Кичәдә әлеге иҗат әһелләренең шигырьләренә язылган җырлар да яңгырады.

Чыңгыз абый вафат... Соңгы атналарда каты авырып ятса да, күңел аның бик тә савыгып, безне иҗаты белән сөендереп яшәвен, Татарстан китап нәшриятына тапшырган чираттагы шигырьләр җыентыгын, “Мәйдан“ журналының аның иҗатына багышланган чираттагы санын кулына алуын  тели иде... 

Әгерҗенең  “Нур” мәчетендә мөселманнар арасында районкүләм Коръән уку бәйгесе һәм 10-15 яшькә кадәр балалар арасында Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте Исламия” китабын белү буенча викторина узды. Әгерҗе, Иж-Бубый, Көчек, Кырынды, Ямурза, Тирсә  һәм Исәнбай авылларыннан имамнар үзләренең шәкертләрен алып килгәннәр иде.

ЗАГС бүлегенең телефон номеры үзгәрде. Сорауларыгыз булса, 26135 номерына шалтырата аласыз.

 

Быел ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына Әгерҗе районында законсыз рәвештә алкогольле эчемлек һәм составында спирт булган сыекча сатуга кагылышлы дүрт  мәгълүмат юлланган.


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстанда “Минем яраткан балалар табибым“ исемле премия өчен тавыш бирү башланды.

Бу көннәрдә район башлыгы Валерий МАКАРОВ – Австриядә эшлекле сәфәрдә.

Фән ничек кенә алга китмәсен, гриппны җиңү өчен чара әле уйлап табылмаган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау белгечләре әйтүенчә, грипптан саклану өчен иң үтемле чара – вакцинация.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International