ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан 5 июльдә райондашларыбызны, кунакларны Мәдәният сарае каршындагы мәйданга зур бәйрәмгә чакырабыз.

1
июль, 2014 ел
сишәмбе
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап “Авангард“ яшьләр үзәге “Минем гаилә“ исемле фотосурәтләр бәйгесе игълан итә.
Район тарихы музее җитәкчелеге оештырган Свияжскидагы тарихи уыннарга сәяхәттә 66 райондашыбыз катнашты.

Мөселман халкы изге Рамазан аен каршы алырга җыенганда Үтәгәндә дин кануннары буенча яшәүче, вакытында уразасын да тоткан, биш вакыт намазын да укыган, хәзер дә игелекле гамәлләр генә кылып, булганына шөкер итеп яшәүче Нәсыйхә әби НАСЫЙРОВА йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Кайберәүләр еш кына шәһәрне чүп үләне баскан, түрәләр кая карыйлар дип сүгәргә ярата. Әмма шул ук вакытта шәһәребезне, үзебез яшәгән урамнарыбызны чиста, матур, төзек итеп тоту, чәчәкләр үстерү өчен кыл да кыймылдатмыйлар.

26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Районда 1545 кеше диспансеризация узуны башлады. Быел бу мөһим чарада  катнашып, сәламәтлеген бушлай тикшертергә хокукы булган 2955 кеше әлегә диспансеризациягә керешмәде.
29 июньдә, якшәмбе көн, Әгерҗе районы авыл җирлекләрендә үзара салым (самообложение) буенча референдум үткәрелә. Бу көнне авыл җирлекләрендәге сайлау участокларының ишекләре иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр сайлаучылар өчен ачык.
16-20 июль көннәрендә республикабызда Студентлар мәгариф форумы узачак. Оештыручылар әлеге чараны үзенә күрә Татарстан Селигеры дип атый. Төрле уку йортларында белем алучы егет-кызлар өчен ул үзара аралашу, яңага өйрәнү, үз проектларын тәкъдим итү мәйданы булачак.

25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Җиләк пеште... Бакчаларда викторияләр өлгерде. Басу-кырларда кып-кызыл җир, каен җиләкләре мине өз дә мине өз дигәндәй кызыктырып торалар.
Унберенче сыйныфны тәмамлаучы егет-кызлар, ниһаять, иркен сулый ала. Аларның күпчелеге өчен бердәм дәүләт имтиханнарының сынаулары артта калды. Укучылар унбер ел дәвамында мәктәптә туплаган белемен булдыра алганча күрсәтте. Хәзер аларга БДИда җыйган балларын тәгаенләп, үз көчләрен чамалап, документларын уку йортларына илтеп тапшырасы гына калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International