“Кайбер подрячы оешмаларның мәктәпләрдәге капиталь ремонт эшләрен билгеләнгән вакытка төгәлли алуына шикләнә башладык. 20-30 елга бер тапкыр Хөкүмәт мәктәпләргә капиталь ремонт ясау мөмкинлеге тапкан икән, подрядчыларның эшне яхшы сыйфатлы итеп, вакытында төгәлләүләрен телибез”, ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Әгерҗе тимер юл узелы предприятиеләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 2,5 миллион сумга җитте.
Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы Галимҗан ага Муллахмәтов уенын-чынын бергә кушып: “Илфат белән теләсә нинди авыр разведкага барырга була. Үзенә авырлык килсә дә беркайчан башкаларны ташлап калдырмас, соңгы телем икмәге белән уртаклашыр”, – дигән иде.
Май аенда районда 32 сабый туган, 55 кеше вафат булган. 10 гаиләдә – беренче, 16сында – икенче, 3есендә – өченче, шулай ук 3есендә дүртенче сабый дөньяга килгән. Никахларын рәсмиләштерүчеләр нибары – 7, аерылышучылар – 9 пар. “Язылышучыларның саны аз булу май аенда күпләрнең никахларын рәсмиләштерергә теләмәүләре белән бәйле”, – ди ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина.
Россия Президентының 200 мең сум акчалата бүләгенә быел районыбыз мәктәпләреннән 9 укытучы дәгъва кылды. Шулар арасыннан Кичкетаң мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Элмира Зиннәтуллинага “Киләчәк” программасы кысаларында 100 мең сум грант тапшырылачак.
Дүшәмбе төнлә Әгерҗе полициясе хезмәткәрләренең җыелма отрядыКазанга Универсиадага хәзерлек вакытында һәм уеннар барган көннәрдә хокук тәртибе һәм җәмәгать куркынычсызлыгы сагында торырга китте.
Быел да көннәр җылыту белән дүләнә күбәләкләре болыт сыман күпләп очып йөри башладылар.
Күптән түгел без Санкт-Петербургның Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәсендә “Рухи тормышта мәдрәсәләрнең роле” дигән конференциядә катнаштык. Сәяхәтебез барышында Иж-Бубыйның танылган шәхесләре – Мөхәммәтҗан бай һәм Габдулла Бубиның онык-оныкчыклары белән дә күрешү насыйп булды.
27нче Бөтендөнья җәйге Универсиада уты эстафетасы 23 июньдә безнең районга да килеп җитә. Факелны Минзәлә районыннан Чулман елгасы аша Красный борга алып киләләр.
Универсиада алдыннан Әгерҗенең “Спутник” командасы яшь хоккейчылары яңа автобуслы булды. “КамАЗ Bravis” автобусының ачкычын Казанда Россия көнендә спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдиновка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.