ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2013 ел
җомга

“Авыл егете–2013” бәйгесеннән алган тойгылар сүрелергә өлгермәде, Кадрәк клубы яшьләрне “Авыл кызы–2013” бәйгесенә җыйды. Җиде авыл кызы үз осталыкларын жюрига гына түгел, тамашачыларга да бик теләп  күрсәттеләр. Бар нәрсәгә оста, уңган-булган бу кызларның үзләренә генә хас матур сыйфатлары бик күп.


4
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“Әни еш кына “90 яшемне күрә алсам иде”, дип тели торган иде. Шөкер, бу көнне дә күрде”, – ди кызы Зөлфия әнисе Сәүдә ИБРАҺИМОВАның аркасыннан сөеп.


3
апрель, 2013 ел
чәршәмбе

Шәһәрдә ташландык бакчалар булырга тиеш түгел. Бакчадагы буш йортларга хуҗаларын кире кайтарырга кирәк. Район җитәкчелеге әнә шундый максат куя бүген. Район хакимиятендә бакча ширкәтләре вәкилләре белән узган чираттагы киңәшмәдә дә сүз шул турыда барды.    

Әгерҗе районы аучылары һәм балыкчылары җәмгыяте призына кышкы елгада балык тоту буенча ярышлар узды.

12 апрельдә Әгерҗегә Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Радик Мөдәрис улы Ильясов килә. Ул гражданнарны 10-12 сәгатьләрдә кабул итә. Сорауларыгыз булса, алдан 21567 телефоны буенча язылып куегыз.

 

Әгерҗедә гомер кичерүче Сәүдә Ибраһимовага 90 яшь тулды. Юбилярны олы гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Сания Рәхмәтуллина котладылар һәм Россия Президенты Владимир Путин открыткасын, район башкарма комитеты җитәкчесе бүләген тапшырдылар. Гомере авыр хезмәттә үткән, утны-суны кичкән Сәүдә апа бүген кызы Зөлфия тәрбиясендә яши.


1
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

Боз сараенда Әгерҗе полициясе Кубогына IV хоккей ярышлары узды. Яшь хоккейчылар өчен җанатарга  Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы Ринат Ибраһимов, милиция ветераннары Сәүбән Сафаров, Фәрит Ваһапов та килгәннәр иде.

Уеннарда Ижауның “Ижсталь”, Әгерҗенең “Спутник-ДЮСШ”, “Спутник” командалары яшь хоккейчылары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча иң оста хоккейчыларга полиция Грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Тик ярышлар әле дәвам итә. Полиция Кубогын кайсы команда алуы якын көннәрдә билгеле булачак.

Боз сараенда икенче ел рәттән шорт-трек ярышлары узды. Ни кызганыч, быел катнашычулар гына бик аз булды. Хатын-кызлар арасыннан 2нче шәһәр мәктәбе укытучысы Гөлфия Шәймәрдановага тиңнәр булмады. Ә ир-егетләр арасыннанКирилл Фомин, Кирилл Булдаков, Динир Галиев I, II, III урыннарны бүлештеләр. Призлы урын алучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.


29
март, 2013 ел
җомга

Узган ел ахырында 2013 һәм 2014-2015 елларда Татарстанда гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы расланды. Әлеге документ гражданнарга бушлай күрсәтелүче медицина ярдәме төрләрен, табибларны ничек сайлау, алардан консультация алу, диагностик тикшеренү узу өчен күпме вакыт кирәклеген, пациентларга кем мәгълүмат бирергә тиешлеген һ.б. шартларны билгели.

Шушы көннәрдә Казанда татар кызлары арасында“Минем матурым–2013” бәйгесенең финал туры узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International