ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Аязучан болытлы һава.
Кечкенә генә кар.
Көндез урыны белән буран.  
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с.
Минималь температура төнлә -8..-12˚.
Максималь температура көндез -5...-9˚.
Юлларда бозлавык...

Активистлар шәһәребезнең барлык халкын тарихка битараф калмаска чакыра


27 декабрьдә Яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм активистлары өмә үткәрделәр һәм гражданнар сугышында һәлак булган һәйкәл территориясен кардан чистарттылар...

Киңәшмә барышында юлларда авария хәлен анализлау тыңланды


Бүген Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының актлар залында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды...

Быел приют махсус номинациядә 1 урынга лаек булды


Әгерҗе районының Красный Бор авылындагы "Ласка" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютка “Бердәм Россия” фракциясе депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Нургаянов һәм Әгерҗе районы Иҗтимагый советы тарафыннан яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды...

Ул Түбән Новгород өлкәсе гимны авторы булып тора


Түбән Новгород язучысы, журналист, Әгерҗе егете Валерий Шамшурин 85 нче яшендә вафат булды. Бу хакта Түбән Новгород шәһәр Думасы рәисе Олег Лавричевка сылтама белән Нижегородская правда сайтында хәбәр ителә...

Татарстанда хәзерге вакытка 443 меңнән артык кеше хезмәт кенәгәсенең электрон вариантына (ЭТК) остенлек биргән. Бу 2020 елдан башлап шулкадәр хезмәткәр үзләренең һөнәри эшчәнлекләре турында язмаларны электрон формага күчерү турында гариза язган дигән сүз. Әлеге санга беренче тапкыр эшкә урнашканда электрон кенәгә ачылган 106 меңгә якын татарстанлы өстәлә. Нәтиҗәдә, электрон хезмәт кенәгәсенә күчкән татарстанлыларның гомуми саны  549 мең кешегә җиткән...


27
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Тантаналы чараны район башлыгы Ленар Нургаянов ачты.


Бүген район мәдәният сараенда Сәләтле балалар һәм балалар өчен Яңа ел тамашасы узды. Тулы залны уку отличниклары, активистлар, спортчылар, музыкантлар, биючеләр, шулай ук әтиләре Ватанны, илне, халыкны һәм безнең уртак киләчәгебезне саклаучылар тутырды...

Кыш Бабай призларына беренче ярышлар 2015 елның декабрендә узды


Бүген Күләгәш авылында Орехов чаңгы ярышлары буенча тренер Геннадий инде традициягә әйләнгән, якындагы авылларның башлангыч сыйныф укучылары өчен Кыш Бабай призына ярышлар уздырды...

Яңа Аккүз авылыннан Айсинә һәм Фаиз Шабаевлар гаиләсе ел саен зур әзерлек белән Яңа елны каршы ала. Йортның тирәләрен кар сыннары бизи.

Татарстан Росреестры кече һәм урта бизнес вәкилләренә 5 баллы шкала буенча милек хокукларын теркәү тизлеген, документларны кабул итү шартларын, теркәү процедурасын яисә аның этапларын электрон рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеген һ.б. бәяләргә тәкъдим итте. Сораштыру нәтиҗәләре буенча һәр күрсәткеч буенча уртача балл 4,8 тәшкил итте...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International