ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

Әлеге сәламәтлек катнашмасы искиткеч көчкә ия: сезон саен 2 атна чамасы эчсәгез, барлык авырулар сезне урап узар, иммунитетыгыз ныгыр. Аның ингредиентлары организмны пектин, клетчатка, минераль тозлар, органик кислоталарга баета, чын биостимулятор булып тора.

 

 Эшмәкәрләр һәм аларның районнардагы вәкилләре фикеренә колак салып, республикадагы бизнес-берләшмәләрнең проблемаларын хәл итеп була. Бу хакта Татарстан Президенты ТР бизнес-омбудсменының районнардагы вәкилләре белән очрашуда әйтте. 

Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Инстаграмда онлайн-эфирда «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән әзерләнгән законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде. Төп яңалыклар арасында «дача амнистиясен» озайту, комплекслы кадастр эшләрен үткәрү тәртибен үзгәртү, шулай ук «гараж амнистиясе» кертү бар. 

Сәламәт кеше иртән йокыдан торгач, ашарга тели, аның аппетиты була. Бу кешенең бавыры һәм ашкайнату системасы сәламәт дигән сүз. 

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия тәҗрибәсен үзләштерергә кушты. Анда Кече эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү берлеге үз продукциясен китерү өчен маркетплейсларны куллана торган кече бизнес логистикасына чыгымнарының 80 процентын түли. Бу хакта республика җитәкчесе эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең муниципаль районнарда һәм шәһәр округларындагы вәкилләре белән очрашуында сөйләде.  

Быел 26-27 июньдә Кемеровода Бөтендөнья беренче шахтерлар Сабан туе узачак. Бу хакта IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын ачу чарасында ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасына Ана капиталы турындагы законга өстәмә белем бирү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләрнең хезмәтләре өчен түләргә мөмкинлек бирә торган төзәтмәләр кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Бу хакта республика җитәкчесе ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль районнарда һәм шәһәр округларындагы җәмәгать вәкилләре белән очрашуда сөйләде. 

Татарстан Росреестры түбәндәгеләрне хәбәр итә: күчемсез милек белән хокукларны һәм алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алган өчен дәүләт пошлинасын кирәгеннән артык түләгән гражданнар соңрак түләгән суммадан файдалана ала.

Ир белән хатынның уртак милке - Татарстан Росреестрының туры эфирында

Роспотребнадзор балаларны ял итүгә һәм сәламәтләндерүгә зур игътибар бирә. Россиядә эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, Роспотребнадзор Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе күрсәтмәсе буенча җәйге сәламәтләндерү кампаниясен үткәрүгә таләпләрне үзгәртте. Роспотребнадзор тарафыннан балаларның ял итү һәм сәламәтләндерү объектларына санитар-эпидемиологик таләпләрне регламентлаучы документларга түбәндәге үзгәрешләр кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International