ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүгенннән “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында игълан ителгән “Ишегалдым – гөл-чәчәк“ бәйгесенә килгән фоторларга тавыш бирү башланды. Күңелегезгә хуш килгән фотолар өчен сез дә тавыш бирә аласыз. Моның өчен “Агрызские вести“ сайтына күчәргә һәм уң яктагы колонкадан “Бәйге“ дигән бүлекне табарга һәм ачарга кирәк.

 

НТВ каналында старт алган “Ты супер! Танцы“ проектында якташыбыз –Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем алучы Шаршадының биюче егете Влад КАРАБАНОВның да катнашуы – безнең өчен дә зур горурлык.

 

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезне борчыган проблемалар бар һәм аларны үзегез генә хәл итә алмыйсыз икән, безгә шалтыратыгыз. Без – редакция хезмәткәрләре сезне борчыган мәсьәләләрне чишәргә, аларны җитәкчеләргә җиткерергә тырышырбыз. Моң-зарларыгызны җомга көннәрендә 22861, 22962 телефоннарына шалтыратып әйтә аласыз. 

 

“Әгерҗе радиосы“нда "Яшьләр Live" исемле яңа проект старт алды. Чәршәмбедән шимбәгә кадәр кичке сәгать 6дан 8гә кадәр туры эфирда кызыклы уеннар, әңгәмәләр, яшь буын яңалыклары тәкъдим ителә. “Әгерҗе радиосы“ 106,6 ешлыгында урнашкан. Яшьләр дулкынында бергә булыйк!

 

Хәзер күпләр сыер асраудан баш тарта. Моны кемдер файдасы юк дип  аңлата. Кемдер озаграк йоклауны өстен күрә. Без әлеге сорауны озак еллар сыер тотучы хуҗабикәләрнең үзләренә биреп, аларның фикерен белдек.   


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә бердәм Мәдәният дәресе уза. Әлеге чара “Укучының мәдәни көндәлеге“ республика проекты кысаларында оештырыла.

Быелгы сезонда 2009 елдагы дуңгыз гриппы тагын кабатланырга мөмкин, диләр белгечләр.

 

 Әгерҗенең үзәк мәйданында шәһәр халкы өчен беренче көзге ярминкә гөрләде. Авыл халкы, чын мәгънәсендә, кала халкын сыйлый. Ерак араларны якын итеп килгән авыл кешесе иртәнге сәгать җидедән үк сәүдә эшен җәелдереп җибәргән иде.


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Нарат авылында туып-үскән, гомер буе Әгерҗедә яшәгән Гөлҗәүһәр апа Гыймазиева 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.

Быелның сигез аенда Әгерҗе районында 214 сабый дөньяга килгән: 104 малай һәм 110 кыз. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, аларга әти-әниләре сирәк очрый торган исемнәр сайларга тырышканнар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International