Авыл җирлеге турында

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Кичкетаң авыл җирлеге

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Кичкетаң авыл җирлеге  район үзәге булган Әгерҗе шәһәреннән 60 километр ераклыкта урнашкан. 
Кичкетаң авыл җирлеге составына 4 торак пункт керә: Кичкетаң, Балтач, Барҗы-Умга, Барҗы-Пилга авыллары.
Җирлекнең административ үзәге - Кичкетаң авылы.


Мәйдан, халыкның саны һәм составы
Муниципаль җирлекнең мәйданы - 13628,8 га, шул исәптән 6461 га - авыл хуҗалыгында файдалану өчен яраклы җирләр.
Җирлектә даими яшәүче халыкның саны (2002 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда) 1025 кешене тәшкил итә, шул исәптән:
эшкә яраклыдан яшьрәк – 171 кеше, эшкә яраклы – 469 кеше, эшкә яраклыдан өлкәнрәк – 385 кеше.
Халыкның милли бүленеше: 88 % татар, 8 % удмурт, 4 % - башка милләтләр.
 

Авыл җирлеге хакында кыскача тарихи белешмә


КИЧКЕТАҢ авылы тарихы

Кичкетаң авылына атама 1610 елда бирелә.
Бирегә беренче күчеп килгән кешеләр Барҗы елгасы буйлап урнашалар. Элек-электән үк бу авылда мәдрәсә һәм мәчет эшләп килгән.
1629
елда авылның беренче кешесенә – Бәчек Шубига патша Алексей Михайлович исеменнән ярлык бирелгән.

 Революциядән соң авыл Салагыш волостена караган, беренче иҗтимагый урын – клуб бинасы төзелгән.

Авыл халкы җирне урманнан чистартып, чәчүлек җирләр әзерләгән.
 

Авылның табигать шартлары
Авылдан 2 километр ераклыкта Барҗы елгасы, 3 километрда Иж елгасы аккан.
Җирлекнең барлык ягыннан да нарат, чыршы урманнары үскән.
Елга буйларында су тегермәннәре эшләгән.
Якын-тирә сулыкларда – елгаларда, күлләрдә, сазлыкларда – бик күп күчмә кошлар яшәгән: казлар, торналар, үрдәкләр, аккошлар. Бу кошларны безнең җирлектә бүген дә күреп була. Шулай ук урманда җәнлекләр дә яшәгән: тиен, сусар, ас, бурсык, пошилар. Куышларда, агач төпләрендәге кыргый бал кортлары бал биргән.

Гөмбә, җиләк,  чикләвек күп булган.
 

Халыкның Кичкетаң авылына урнаша башлавы

 

Эчәргә яраклы су эзләп, авыл кешеләре уңайлырак урынга – “Изгеләр чишмәсе” янына күченә башлыйлар, монда тормыш шартлары күпкә җайлырак була.

Чәчүлек җирләре арта, орлык сатып алу өчен, Стахеев амбарлары төзелә. Бу орлыкны Стахеев су юлы буйлап Англия, Германия, Франциягә җибәрә.
1858
елның 16 маенда авылда зур янгын чыга, мәчет һәм 58 хуҗалык көлгә әйләнә.

1917 елга кадәр Кичкетаң халкы игенчелек, үсемлекчелек, тимердән эш кораллары ясау белән шөгыльләнгән. Бу коралларны Минзәлә базарында сатканнар. XIX гасырда Кичкетаң авылы җирләре бик уңдырышлы дип исәпләнгән.
 

Авыл җирлегенең атаклы кешеләре
Сабир Шәрипов – Казакъстанда билгеле революционер, казах әдәби теленә нигез салучы.
Таҗи Гыйззәт – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле драматург.
Юныс Әминов - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, атаклы драматург.
Юныс Вәлиди -  Татарстан Республикасы җир комитетының беренче рәисе.

 

Бүгенге көндә авыл җирлегеннән чыккан кешеләр Республикада җитәкче урыннарны билиләр:


Мансур Вәлиев - атказанган мәдәният хезмәткәре, «Казан утлары» журналының бүлек мөдире.
Рәисә Сәхиева - Татарстан Республикасы Президенты каршында дәүләт һәм хокукый бүлек мөдире.

Раиф Гыйззәтуллин – озак еллар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының баш референты булып эшләде.

Булат Балтанов – татар филармониясендә күренекле җырчы.

Казбек Гыйззәтов - профессор, философ, фән эшлеклесе, Казан консерваториясе укытучысы.

 

Җирлекнең лаеклы кешеләре:
Дамир Нуретдинов – Социалистик Хезмәт Герое, Татарстан Республикасының күренекле нефтьчесе.
Х
әлимә Газизова - Социалистик Хезмәт Герое, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе.
Рифкать Гайнуллин – Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында катнашучы.
Равил Нуриев – 2, 3 дәрәҗә Хәрби Дан ордены кавалеры, Бөек Ватан сугышында катнашучы.
Нуриев Зөлфәт Равилович – Татарстан Республикасыны атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең иң яхшы муниципаль хезмәткәре, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы, җирле үзидарә буенча республика координацион Советы әгъзасы.
Маннапов Зөфәр Хикмәтович - атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган агрономы, “Дан Билгесе” ордены кавалеры, 35  ел буе  күмәк хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән.
Маннапов Ромель З
өфәрович - атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Ак Барс-Агрыз” фирмасының Кичкетаң бүлеге җитәкчесе.
Мирсияпов Миндар Мәхмүтович – атказанган мәктәп укытучысы, “Россия Федерациясе мәгариф отличнигы”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 5 октябре, 13:39

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International