Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Красный бор авыл җирлеге
Географик урыны
Әгерҗе муниципаль районының Красный Бор авыл җирлеге Әгерҗе шәһәренең район үзәгеннән 85 км ераклыкта урнашкан.
Красный бор авыл җирлеге составына 2 торак пункт керә: Красный Бор авылы, Зуево авылы.
Җирлекнең административ үзәге – Красный Бор авылы
Мәйданы, халык саны һәм составы
Муниципаль берәмлек территориясе 11365,9 га мәйданны били, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы - 3959 га.
Даими халык саны (2002 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча) 1679 кеше тәшкил итә, шул исәптән:
Хезмәткә сәләтле кешедән яшьрәк - 368 кеше, эшкә сәләтле - 899 кеше, хезмәткә сәләтле кешедән өлкәнрәк - 412 кеше.
Халык составы: руслар - 64,6%, татарлар - 24,6%, марилар - 9%, башка милләтләр - 1,8%
.
Муниципаль берәмлек турында кыскача тарихи белешмә
Әгерҗе районының Пьяный (хәзерге Красный) Бор авылы Кама елгасының матур ярында урнашкан. Әкияти урын борынгыдан ук җәлеп итүчән булган. Авыллар урынында һәм якын-тирәдәге урыннарда тарихчылар - ХIХ гасыр археологлары безнең эраның I-III гасырларында яшәгән борынгы кешеләрнең күп кенә авылларын һәм зиратларын ачыклаган. Бу чордагы археологик табылдыклар фәндә "пьянобор культурасы" исеме астында билгеле. Алга таба бу территория болгар-татар биләмәсе булган.
Пьяный Бор авылы ХIX гасырның азагында нигезләнгән һәм ул Әгерҗе районы территориясендә иң борынгы рус авылы булып тора. 1843 елдан башлап Пьяный Бор авылында ел саен сәүдә ярминкәләре оештырыла, даими базарлар эшләп тора. Алабуга өязенең иң эре пристане булган Пьяный Борда ул вакытта 8 урамда урнашкан 200 йорт исәпләнә. 1918 елда авылда 2915 кеше яшәгән. 1922 елга кадәр Пьяный Бор авылы волость үзәге булган, ә 1930-1960 елларда ТАССРның Красный Бор районы үзәге булып торган.
Авыл атамасының килеп чыгышы.
Элек Бельские авылында бурлаклар Кама бурлаклары белән очрашканнар. Монда ук баркаларның хуҗалары аларга узган юл участогы өчен исәп-хисапны биргәннәр. Еш кына каторга юлы белән эшләп тапкан акчалар күңел ачкан ярлылардан Пьяный Бор кабакчыларының кесәләренә күчкән. Бу көннәрдә көне-төне авыл буйлап күңел ачучы батракларның җырлары, хәсрәтле һәм авыр язмышка зарланып моңланулары һәм эчпошыргыч исерек дәртле сызгырулары яңгырап тора.
Ул элек-электән авылдагы риваятькә ышансаң, авыл территориясендә нарат урманы булган. Караңгы урманда бурлаклар кыргый умарта оялары балы тапканнар, аны ашап исергәннәр, чөнки бал алкалоид матдәләр белән тулган. Пьяный Бор авылы атамасы шуннан килеп чыккан дип фаразлана.
Авыл Минзәлә районыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигезләнгән, аларны игенчелек, балык тоту, балта тоту һәм сәүдә белән шөгыльләнү өчен бик матур һәм уңайлы урын җәлеп иткән. Урманнан һәм куаклардан территорияне чистартканда беренче йортлар Елга һәм Луначарский урамы буйлап төзелә башлаган. Ул вакытта Елга урамындагы ерганак булмаган, ә җир өстеннән кечкенә генә инеш аккан. Ир-атлар чиркәү-приход мәктәбе Почтовая урамы буенча урнашкан, башта ул 3 сыйныфлы, ә аннары 4 һәм 5 сыйныфлы булган. Анда 40 лап кеше белем алган. Мәктәпләрдә нибары 2 укытучы укыткан
Красный Бор XIX гасыр азагында колхоз идарәсенә кадәр территорияне биләп торган, ә алга таба Муново авылына юл тоткан яшелчә бакчалары һәм күп санлы ындырлар җәелгән. Халык игенчелек белән шөгыльләнгән. Уңыш түбән булган. Авылда капитализмның үсеше белән крестьяннарны кулакларга, урта хәллеләргә һәм ярлыларга аеру процессы тизләнә. Ярлы кеше аларга бәйлелеккә эләккән, өстәвенә дәүләткә югары салым да түләгән. Ярлылар игенчелек, урманчылык белән шөгыльләнгән Гоголев, Чигвинцев сәүдәгәрләрендә батраклар булып эшләгәннәр. Алар авылның иң яхшы биналарына ия булган.
Крестьяннар авыл общинасында яшәгән, җир җан башы буенча бүленгән.
Ярлы крестьяннар, батракларга әверелеп, үз җирләрен кулакларга саталар яки яллы эшче булып шәһәргә китәләр. Крестьяннарның ккырлары авылдан 20 чакрым ераклыкта һәм аннан да зуррак ераклыкта таралган. Уракка төшкәндә авылда балалар гына кала, бу еш кына бәхетсез хәлләргә китерә. 1896 һәм 1914 елларда янгыннар бөтен авылны диярлек юкка чыгарганнар, шуннан соң крестьяннар тагын да ярлырак булып калган.
1901 елда авылда үзенең хатыны, СССРның халык артисты Ольга Леонардовна Книппер-Чехова белән бөек рус язучысы А.П.Чехов була. Бу урын аларда гаять зур тәэсир калдыра: «Тирә-якта иксез-чиксез тынычлык, тынлык».
Предприятиеләр һәм учреждениеләр исемлеге
атамасы |
җитәкчесе |
Адресы |
Телефон |
ПО «Красноборский» |
Гыйльметдинова Венера Салиховна |
Красный Бор, Маркин ур.,51 |
(85551) |
ТР МТЗ һәм ФДБИ ДБУ «Наз» приюты |
Нигматуллина Гөлчәчәк Рамазановна |
|
(85551) |
Красный бор социаль-тернәкләндерү бүлеге |
Лазарева Ольга Владимировна |
|
(85551) |
«Теремок» балалар бакчасы |
Гараева Флүра Минифаизовна |
|
(85551) |
Красный бор мәдәният йорты |
Сабирҗанов Илсур Муртазанович |
|
|
Авыл китапханәсе |
Ямалиева Валентина Ильинична |
|
|
Элемтә бүлеге |
Шадрина Наталья Евгеньевна |
|
(85551) |
Красный бор участок хастаханәсе |
Кибатов Владимир Дмитриевич |
с. Красный Бор, ул.Молодежная,3а |
(85551) |
Милиция бүлеге |
Глухов Александр Владимирович |
|
(85551) |
МЧС |
Шишкин Сергей Михайлович |
|
(85551) |
Газ участогы |
Могилев Михаил Николаевич |
|
(85551) |
Даруханә |
Аристова Ильмира Рашитовна |
|
(85551) |
«Коммуналь челтәрләр» ААҖ (Хезмәт күрсәтүләр) |
Новокрещенов Александр Алексеевич |
|
(85551) |
Район электр челтәрләре |
Беляев Анатолий Леонидович |
|
(85551) |
Красный бор мәктәбе |
Каюмова Резида Мөхәммәткамилевна |
|
(85551) |
Истәлекле урыннар, танылган кешеләр
Кама елгасы ярында аклар белән сугышта һәлак булган гражданнар сугышы герое, Идел флотилиясе комиссары Н. Г. Маркинга һәйкәл куелган.
Муниципаль берәмлекнең танылган кешеләре:
Маненок Иван Васильевич 1898 елгы. - Красный бор район хастаханәсенең элеккеге баш табибы, хирург һәм акушер-гинеколог. “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен”, “Хезмәт батырлыгы өчен”, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән, РСФСР Югары Советы Рәисенең Мактау грамотасы, “Сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе, РСФСР Наркомздравы, “Республиканың атказанган табибы” мактаулы исеме белән бүләкләнгән.
Решетникова Анна Филипповна 1929 елда туган.
«Атказанган мәктәп укытучысы», Татарстан Республикасы Президенты Указы
Гыйльметдинов Рифкать Камалиевич 1929 елда туган.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Атказанган төзүче»
Соңгы яңарту: 2022 елның 28 феврале, 17:05