Авыл җирлеге турында

Яңа Бәзәкә авыл җирлеге турында

Җирлекнең административ  үзәге: Яңа Авыл авылы

Гомуми мәйданы: 4921,3 га

Халык саны: 484 кеше

Җирлек составына керүче авыллар:

Яңа Авыл авылы

Яңа Бәзәкә авылы

Варклед Аул авылы

Вольный Труд авылы

Яңа Никольский авылы

Иске Никольский авылы

Авыл җирлеге тасвирламасы

Яңа Бәзәкә авыл җирлеге Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә  район үзәге Әгерҗедән 50 км  ераклыкта, Казан шәһәреннән 392 км ераклыкта урнашкан.

Җирлекнең климаты уртача континенталь. Еллык уртача явым-төшем 420-430 мм. Актив вегетация чоры 125-130 көн.

Территориянең рельефы тигез түгел, кечкенә чокырлар белән ергаланган, шуңа күрә басулар да кечкенә һәм яз көне тигез өлгерми. Территория буйлап кечкенә Варклед елгасы ага.

 Кыскача тарихи белешмә

 Җирлек составына керүче 6 авылдан Яңа Бәзәкә авылына беренчеләрдән булып нигез салына. 1870 елда берничә  крестьян хуҗалыгы Менделеев районының Иске Бәзәкә  авылыннан күчеп килеп, Яңа Бәзәкә авылына нигез сала.

Иске Никольский  һәм Яңа Никольский авыллары революциягә кадәр төзеләләр.

Варклед Аул (халык телендә Әрем дип йөртелә) авылына 1921 елда нигез салына. Көчек авылыннан 4 гаилә Варклед елгасы  буенда уңайлы урынга килеп урнашып, землянка төзеп, урманны чистартып, яңа җирләрне үзләштерә башлыйлар. Авылның “Әрем” атамасы килеп чыгуының да  аңлатмасы сакланган: Бу кешеләр монда килеп  яши башлагач, Көчек авылыннан бер бабай кунакка килә һәм монда әрем үләненең күплегенә  шаккатып, “Әрем” бит бу” дигән.

1929 елда Көчек авылыннан 74 гаилә килеп Яңа Авыл авылына нигез салалар.

Вольный Труд авылы 1928 елда , коллективлаштыру чоры башланганда оеша. Күрше Тирсә, Сокман, Тоба авылларыннан берничә крестьян хуҗалыгы килеп, районда беренче “Вольный Труд” колхозын һәм Вольный Труд авылын оештыралар. Бу чорларда күрше авыл кешеләре монда килеп  яңа колхоз тормышы белән таныша торган булганнар. Колхозга беренче трактор кайта, радио куялар, тирә-яктан  яшьләр кичтән радио тыңларга  җыела торган булалар. Мәктәп төзелә, клуб, больница, складлар, терлекчелек биналары аякка баса.

1930 елда Яңа Авылда да колхоз төзелә, аны “Трактор” колхозы дип атыйлар, һәр авыл аерым колхоз булып йөри.

1950 елның 10 октябрендә бөтен 6 авыл - 6 колхоз Ленин исемендәге  колхозга берләшә һәм күмәк тормыш тагын да җанланып китә. Колхозның беренче председателе булып Йосыпов Димөхәмәт эшли.

1931 еллар башында мәҗбүри башлангыч белем бирү кертелгәч, авылда мәктәп ачу бурычы килеп баса. Беренче мәктәп булып Даутов Х.Д. йорты хезмәт итә.       1932 елда  30 бала шул өйгә 1 класска укырга бара. Авылның үз укытучылары булмый, беренче укытучы булып Кукмарадан килгән Хаҗәр апа эшли.                                    1933 елда Яңа мәктәп  төзелә, балалар саны да арта, 130 га җиткән еллары да була.

Авыл Советы башта Яңа Бәзәкә авылында урнашкан була, шуннан авыл Советының исеме дә Яңа Бәзәкә исеме белән кала. 1932 елда авыл Советы Яңа Авыл авылына күчерелә. Авыл Советының беренче рәисләре булып Муллахмәтов Илалетдин, Шакиров Хаҗи эшлиләр.

 1938 елдан 1949 елга кадәр авыл Советы  председателе Йосыпов Д.Ю. була.

1950-1957 елларда - Гыйльметдинов Г.С.

1957-1958 елларда – Уразманов Ф.М.

1959-1961 елларда – Гыйззәтуллин М.Г.

1962-1971 елларда – Муллахмәтов С.М.

1972-2000 елларда – Хөрмәтова М.К.

2001-2002 елларда- Муллахмәтов Р.М.

2002 елның май аеннан хәзерге вакытка кадәр- Нугуманов М.М. эшли.

Бөек Ватан сугышы елларында бөтен ил белән бергә безнең авыл Советы да үзенең 220 ул һәм кызларын илне сакларга озата, 83 әйләнеп кайтмый.

 Бүгенге көн

2008 елның 1 январена җирлектә барлыгы 176 шәхси хуҗалык булып, шуларда 485 кеше яши. Хәзерге көндә 484 кеше исәләнә.

Җирлектә Яңа Авыл  мәктәбе, Яңа Авыл һәм Яңа Бәзәкә фельдшер-акушерлык пунктлары, Яңа Авылда Мәдәният йорты, Райпо магазины, 2 шәхси магазин, 2 мәчет бар. Җирлектә уңышлы гына эшләп килгән “Нур” хуҗалыгы кооперативы бүгенге көндә  җаваплылыгы чикләнгән “Ак Барс - Әгерҗе -Агрофирмасы” җәмгыяте составына кереп эшли.

  

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 5 октябре, 13:52

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International