Яхъя абыйның озак яшәү сере – хәрәкәттә һәм иҗади хезмәттә

2017 елның 8 сентябре, җомга

Озак яшәүнең серен Красный борда гомер кичерүче Яхъя абый хәрәкәттә һәм иҗади хезмәттә күрә. Яхъя – аңа халык кушкан исем, документларда Яйла ИШИКОВ ул. Туган елы – 1926, докуметларда 6ны әйләндереп 9 дип язганнар. Хәзер 1929 елгы булып йөри. Язмышындагы мондый “алай түгел, болай ул“лар бик күп әле аның.

БИОГРАФИЯДӘН ЮЛЛАР

Яхъя Грузиядә туып-үскән, Үзбәкстанда яшәгән. Әнисе нәниенә 9 ай булгач дөнья куйган. Әнисенең абыйсы Бекер гаиләсендә үсә малай. Репрессияләр башлангач, 14 яшьлек яшүсмерне лагерьга озаталар, 10 ел гомерен шунда уздырырга мәҗбүр була. Язмыш сынаулары әле тагын калган була: илләрендә чуалышлар башлангач, 55 яшендә Уразай авылына күченеп кайталар, 30 ел шунда яши Яхъя абый. Моннан 6 ел элек Красный бордан йорт сатып алып шунда күченәләр.

 

УРМАН – ЯШӘҮ АЛАНЫ

Ул, еллар сызган тормыш юлын салмак кына атлап, шаулы тормыш эчендә яши. Язын, җәен, көзен һәр көнне диярлек урманда Яхъя абый. Шунда үлән, чәчәк, яфрак, тамырлар җыя. Аларны алып кайтып, юып, чистартып, киптереп, кичләрен иттарткычтан чыгарып төнәтмәләр ясый. Алар турында мәгълүматларны өйрәнеп, аерым дәфтәргә теркәп бара. Аңа мөрәҗәгать итүчеләргә җентекләп барысын да аңлата. Ә килүчеләр бик күп аңа: Чаллы, Алабуга, Казан, Ижау, Оренбург, Самара, Мәскәү, Түбән Новгород, Түбән Тагил, хәтта Якутиядән...  Берсен дә буш җибәрми. Үзендә булмаган дәвалау үләннәрен Иркутскидан “Шалфей“ җәмгыятеннән кайтарта.

 

ХӘРӘКӘТТӘ – БӘРӘКӘТ

Шушы күп вакытны ала торган шөгыле өстенә, тулы авыл тормышы белән дә яшиләр алар тормыш иптәше Асия ханым белән. Күп итеп сарык асрыйлар, бакча тутырып бәрәңге утырталар. Җиләк-җимеш агачлары күп, виноградка кадәр үстерәләр. Әстерхан чикләвеге, тут агачы, карга миләше, кизил үсә бакчаларында. Яшелчә бакчалары да бик зур.

–       Көн саен урманга йөрмә дип тә әйтәм үзенә. -Урманда мин ял итәм“ дип чыга да китә, – ди тормыш иптәше, 80 яшьлек юбилеена әзерләнеп йөрүче Асия ханым.

Тирсә мәктәбендә күп еллар сынлы сәнгать укыткан иҗат яратучы мөгаллимә хәзер дә үзләре яшәгән төбәктәге табигать күренешләрен гаҗәеп матур картиналарга күчерә.

 

КИҢ КҮҢЕЛДӘ – БАЙ ИМАН

Яхъя абый беркайчан да тормыштан зарланмый, уфтанмый, Ходайга шөкер итеп, аны бик еш искә алып, һәрнәрсәдән тәм табып матур итеп яши белә. Мәчет сукмагына да тузан төшерми. Уразайда мәчет төзегәндә, зират коймалары яңартканда да аның ярдәме сизелерлек күп тия. Красный борда мәчет төзелешенә 100 мең сумнан артык хәйриячелек ярдәме күрсәтә ул. Ел саен корбан чала. Ходайның барлыгына һәм берлегенә инанып яшәүче Яхъя абый: “Аллаһ чирен дә, дәвасын да бирә ул. Ә дәва – безнең аяк астыбызда“, ди. Файдалы үләннәрне җыярга баруын болай сурәтли: “Урманга кергәнче бер-ике сүрә укыйм. Үләннәрне дә ипләп кенә, бисмилламны әйтеп, биш-алты сантиметр озынлыгында кисеп алам. Йолкып җыйсаң, ул елый: аның файдасы да, дәвасы да булмый“.

 

ОЗАК ЯШӘҮ СЕРЕ

Озак яшәү сере дигәндә еллар санын гына күзаллау дөрес үк түгелдер, минемчә. Аны ничек үткәрәсең бит әле?! Үзеңне-үзең карый алмыйча ятасыңмы, әзер табынга көчкә килеп утырасыңмы, әллә Яхъя абый кебек аягөсте йөреп торып, кешеләргә файда китереп, аларның рәхмәтенә күмелеп бәхетле гомер кичерәсеңме... Башкаларга яхшылык эшләүдән тәм табып, табигать белән бербөтен булып яшәүче язмам героеның бабасы да 128 (!) яшенә кадәр җитеп дөнья куйган. Озак яшәүне нәселгә генә сылтамыйча, актив тормыш рәвеше алып баруга да бәйле икәненә Яхья абый үрнәгендә инанып кайттым мин Красный бордан.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International