Яңа елдан авылларда да чүп җыя башлыйлар

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

1 январьдан Чаллының “Мехуборка“ компаниясе Әгерҗедә һәм авылларда каты көнкүреш калдыкларын җыю белән шөгыльләнә башлаячак. Узган атнада әлеге компаниянең җаваплы вәкилләре район җитәкчеләре белән берлектә һәр авыл җирлегендә халык белән очрашулар уздырдылар.

КЫШЫН АЙГА ИКЕ ТАПКЫР

“Мехуборка“ компаниясе 2010 елдан бирле республикада чүп җыю эше белән шөгыльләнә һәм бүгенге көндә 13 районга хезмәт күрсәтә. Яңа елдан безнең район халкы да әлеге компания хезмәтеннән файдалана башлый. “Мехуборка“ машиналары Әгерҗедән 120 чакрым ераклыкта урнашкан Гали авылына да, Красный бор зонасына да, кыскасы, бөтен авылга да барып җитәргә тиеш. Машина авылларга билгеләнгән график нигезендә килә һәм чүпләрне алып китә. Моның өчен халыктан булган чүпләрен капчыкка яки пакетка салып, машина киләсе көнне капка төбенә чыгарып кую гына сорала. Әгәр хезмәт күрсәтүче машина килгәндә хуҗалар өйдә булмый икән, моның өчен дә борчылырга кирәкми. Чөнки шофер белән һәрвакыт оператор йөри һәм ул чүпләрне җыеп бара. Кышкы чорда машина айга ике тапкыр килер дип планлаштырыла. Аның йөрү графигы якын арада “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында басылып чыгачак. Ә язын чүп күпләп җыела башлагач, машина да ешрак киләчәк.

Искәрмә дә бар: зур-зур чүпләрне чыгарырга рөхсәт ителми. Әйтик, агач ботаклары икән, алар 50-60 сантиметр озынлыкта итеп киселгән булырга, яхшылап бәйләнергә яки капчыкка салынырга тиеш. Әгәр эре әйберләр ташлыйсыгыз бар икән, йөк машинасы аларны өстәмә бәягә килеп алып китәчәк.

 

ТҮЛӘҮ НИЧЕК АЛЫНА

Әлеге хезмәт түләүле. 1 январьдан авыл халкына да, район үзәгендә яшәүчеләргә дә чүп җыйган өчен тариф буенча акча түләргә туры килә. Ул йортта ничә кеше пропискада булудан карап алына. Бәясе – бер кешегә 50 сум. Түләү кәгазен ут-газ квитанциясе кебек ай саен алачакбыз. Аны почта, банклар, электрон хезмәт аша түләргә була. Әгәр балагыз студент, армиядә хезмәт итә, кемдер пропискада булып та шәһәрдә яши икән, белешмә булган очракта акча алынмый. Авылга җәйлеккә генә  кайтучылардан да түләү вакытлыча алына.

 

КЕМДЕР – РИЗА, КЕМДЕР – КАРШЫ

Бу мәсьәлә буенча әлегә халыкның фикере төрле. Кемдер күп сумма түгел, түләрбез, дисә, икенчеләр теш-тырнагы белән каршы.

Мәсәлән, Исәнбайда узган җыелышта Тәскирә Хәсәнова:

–       Без җиде кеше пропискада. Ай саен чүп җыйган өчен 350 сум чыгарып бирергә туры киләчәк. Бу безнең өчен аз сумма түгел, – диде.

Ә менә Кадыбаштан актив хәбәрчебез Фаягөл апа Әхмәтшина әйтүенчә, аның кызы Алсу яшәүче Балтач районында чүп җыюны күптән оештырганнар. Халык бик канәгать, ди.

–       Мин берүзем яшәсәм дә, чүп күп җыела. Алып кына китсеннәр, әлеге бәяне түләргә мин риза, – диде Фаягөл апа.

 

ЧҮП ТҮККӘН ӨЧЕН – ШТРАФ

Хәзер лицензиясе булган оешмага гына чүп җыю рөхсәт ителә. Авылларда да чүплекләрне бетерәчәкләр. 1 январьдан чүп түгүчеләргә, яндыручыларга карата беркетмә төзелә һәм аларны штрафка тартачаклар. Аның күләме дә аз түгел: ике мең сумнан башлана.

–       Авыллардагы чүплекләр авыл җирлеге башлыгы өчен бер газап инде ул. Елга ничә тапкыр күмдерәләр, транспорт яллап эттерәләр иде. Чүпне капка төбеннән алып китеп бер урынга – Әгерҗедәге полигонга гына җыйган очракта авыл башлыгына да эш җиңеләячәк һәм, иң мөһиме, тирә-ягыбыз чүп-чардан арыначак, – ди район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.   

Дөрес, райондашларга яңалыкны кабул итүе авыррак булыр. Ә менә файдалана башлагач, ярый, машина килеп чүпне алып китә. Мондый хезмәт күрсәтелмәсә, кая куяр идек аны дип үзебез дә рәхмәт укырбыз әле.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International