Шәһәрне һәм авылларны Яңа елга бизәүгә иҗади карарга кирәк. Чөнки бизәлеш Яңа ел кәефенә турыдан-туры йогынты ясый.
Оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Валерий Макаров әнә шулай дип белдерде.
Шәһәрдә кайбер оешмалар үз территорияләрен бизи башладылар инде.
– Әмма бу гына аз. Һәр учреждение, сәүдә үзәге тирә-ягын иң матуры итү өчен тырышырга тиеш. 20 декабрьдән соң махсус комиссия шәһәр һәм авылларның Яңа елга бизәлешен тикшерә. Урыннар да билгеләнәчәк, – диде район башлыгы.
Яңа елга бизәлеш буенча әле күптән түгел генә Әгерҗе вокзалы янында республика программасы кысаларында пәйда булган мәйданчыкны үрнәк итеп китерде Валерий Макаров.
– Һәр райондашыбызга әлеге мәйданчыкны карап кайтырга киңәш итәм. Күпләргә креатив фикер йөртү, эшкә иҗади караш кебек сыйфатлар җитенкерәми. Ә бу мәйданчыкны бизәүдә иҗади төсмер тоемлана, – диде ул.
Киләсе атнада районыбызда Чыршы бәйрәмнәренә старт бирелә. Димәк, тирә-ягыбызны Яңа ел кәефенә төрү өчен бер атна вакыт калып бара. Бу зур оешма- предприятиеләр җитәкчеләре, зур коллективларга гына түгел, һәркемгә кагыла. Үзең яшәгән йорт тирәсен бизәп, бәйрәм утлары кую да күңелне күтәреп җибәрә бит. Ә шәһәр, авыл кәефен анда яшәүче аерым кешеләр формалаштыра.