Илшат Каеров Әгерҗе Сабан туенда мотоцикллы булды

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Әгерҗедә район Сабан туенда Исәнбай егете Илшат КАЕРОВ милли көрәштә төп приз тәкә һәм мотоцикл отты.

Мондый зур призның Әгерҗедә булганы юк иде әле. Район башлыгы Валерий Макаров быел баш батырга мотоцикл бүләк итү тәкъдиме белән чыкты. 50дән артык көрәшче төп приз өчен бил алышты. Районыбыз көрәшчеләре белән бергә Ижау, Сарапулдан килгән пәһлеваннар да көчләрен сынадылар. Әмма бәйгене оештыручылар баш батыр өчен бары район көрәшчеләрен генә кертергә дигән тәкъдим белән чыктылар. Исәнбайның өч көрәшчесе Илшат Каеров, Рузил Гобәйдуллин, Рәдиф Мөэминов һәм Кырындыдан Рафат Сафиуллин абсолют батыр өчен бил алыштылар. Нәтиҗәдә, Илшат барысыннан да көчлерәк булып чыкты.

Районда өченче ел рәттән баш батыр булып калган Илшат Каеровка район башлыгы Валерий Макаров мотоцикл ачкычларын тапшырды. Матур традиция буенча баш батырга тәкә дә бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International