Быел ЗАГС хезмәте оешуга – йөз ел. ЗАГС бүлегендә әлеге тантаналы вакыйга белән бәйле чаралар башланды инде. Бу атнада районда быел туган йөзенче сабыйны теркәделәр.
Есения – Әгерҗедә яшәүче Светлана–Андрей ГВОЗДЕВСКИЙлар гаиләсендә туган беренче сабый. Ул 14 апрельдә дөньяга килә.
– Кызыбызның йөзенче сабый булып туганын белмәдек тә. Бу – безнең өчен истәлекле, күңелле һәм шатлыклы вакыйга, – ди яшь әни Светлана.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Госманова бу гаиләгә сабыйның туу турында таныклыгын, Президентыбыз һәм район башлыгы котлауларын һәм бүләкләр тапшырганда иң матур теләкләрен дә җиткерде.
– Бала тавышы яңгыраганда гына гаилә бөтен һәм бәхетле була. Сезнең сабыегыз да әти-әни канаты астында бәхетле булып үссен, сәламәт булсын. Өегездә бөтенлек, тынычлык, татулык хөкем сөрсен, – диде ул.
Тантанага беренче оныкларын котларга Сергей һәм Раида Шулеповлар да килгән иде.
– Бергә яшәвебезгә 30 ел тулган көннәрдә балаларыбыз безне онык бүләк итеп сөендерделәр. Бу – безнең өчен бик зур бүләк, – диделәр алар.