Әгерҗедә үзара салым акчасына нинди эшләр планлаштырыла

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Бүгенге көнгә 2017 ел өчен 5038 әгерҗеле 200әр сум үзара салым акчасын тапшырган. Бу – 1 миллион 7 мең 600 сум дигән сүз.

1 июньгә кадәр җыелган 913 мең сум акчаның һәр сумына Хөкүмәт тарафыннан дүртәр сум өстәлеп, дүрт миллион ярым сум акча шәһәр бюджетына кайткан инде. Соңрак тапшырылганнарына өстәмә субсидия яңадан киләчәк. Артып кайткан акчаларга Әгерҗедә ниләр эшләү планлаштырыла соң?

Бу хакта “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илназ СӘФӘРОВ сөйли:

–                   Иң башта шунысына басым ясыйсым килә: без әлеге эшләрне планлаштырганда, беренче чиратта, халык үтенечен искә алабыз. Әйтик, халыкның Әгерҗедә тротуарлар юклыгына еш зарлануын истә тотып, быел үзара салым акчасының күбрәк өлешен әлеге эшкә тотарга ниятлибез. Гагарин урамы, 12нче йорт белән М.Горький урамы, 13нче йорт, иске татар зираты белән Боз сарае, К.Маркс урамы белән 6нчы балалар бакчасы аралыгындагы тротуарлар нәкъ менә үзара салым акчаларына салыначак.

Әгерҗе елгасы аша чыгу өчен Совет, Коммунальная, Красноармейская, Тукай, Пролетарская урамнарындагы җәяүлеләр күперләре дә шулай ук үзара салым акчасына төзекләндерелә. Әлеге күперләрнең нигезен алыштырырга, “Уңайлы мохит“ программасы буенча җайлаштырырга, култыксаларын яңартырга планлаштырабыз. Шәһәр эчендәге калган күперләр буялачак. Шәһәрнең түбән өлешендә яшәүчеләрнең үтенече буенча Агрызка елгасы буйлары чистартылачак. 

Әгерҗе урамнарын яктырту да үзара салым акчасына башкарыла. Моңа кадәр бөтенләй ут булмаган урамнарда да якты булачак киләчәктә. Шундыйлардан Совхоз-2, Думави урамнарында ут уздырылды инде. Хәзерге вакытта Гоголь урамында шундый ук эш алып барыла. Киләчәктә Әгерҗе сөт комбинаты артындагы биш урамда да якты булачак. Октябрьская,5, Гоголь урамы, 3, 5нче йортларның ишегаллары да яктыртылачак.   

Акчаның бер өлеше христиан һәм татар зиратларын тәртипкә китерүгә тотылачак. Яңа татар зиратында койма төзүне дәвам итәбез. Ә христиан зиратында тагын бер яңа капка урнаштырырга һәм койма төзүне дәвам итәргә уйлыйбыз.

Әлеге акчаларга балалар өчен ике уен мәйданчыгы сатып алыначак. Газетада Әгерҗенең Маяковский урамы, 6нчы һәм Чайковский урамы, 10нчы йортлар арасындагы сарайлар урынында балалар мәйданчыгы булачагын хәбәр иткән идек инде. Мәйданчыкларның берсен нәкъ менә шунда урнаштырабыз.

Картайган агачларны кисүне дә дәвам итәбез. Быел гына да халыктан шуңа кагылышлы 37 мөрәҗәгать керде. Һәр мөрәҗәгатьтә 2-3әр агачны кисүебезне үтенгәннәр.

Шәһәрне бизәү өчен газон үләне, чәчәкләр, аларны баганаларга элү өчен кашполар да үзара салым акчасына алынды. Үзәк урам буендагы түтәлләргә утыртылган, баганаларга эленгән чәчәкләрнең шәһәргә ямь бирүен үзегез дә күрәсездер.

Гомумән, үзара салым – шәһәребезне төзекләндерү, аны тагын да матуррак, уңайлырак итү өчен менә дигән ярдәм ул. Бу эшләрнең барысы да шәһәр халкы, үзебез өчен эшләнә бит. Һәр кеше шуны аңлап, үзара салым акчасын вакытында тапшырса, әле тагын никадәр эшләр башкарырга мөмкин булыр иде, – ди Илназ Сәфәров.

Чыннан да, үзара салым түләргә тиешле әгерҗелеләрнең әлегә яртысы гына 200әр сум акчаны тапшырган. Аны җыю дәвам итә. Әлеге акчаларны Бердәм исәпләү үзәгендә дә, хакимият бинасының 6нчы бүлмәсендә дә кабул итәләр.

–                   Ә вакытында тапшыручыларга рәхмәттән башка сүз юк. Бигрәк тә өлкән булын вәкилләренең үзара салым акчаларын беренчеләрдән булып  китерүләре –  башкаларга үрнәк, – ди Илназ Сәфәров.

Дания АБЗАЛИЕВА.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International