Әгерҗедә Сабантуйга бүләк җыйдылар

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Әгерҗедә Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре бу атнада милли бәйрәмебез – Сабан туена бүләк җыю оештырдылар. Әлеге чара биредә беренче тапкыр оештырылды.

Мәдәният йорты урнашкан микрорайон һәр кичне гармун моңына күмелде. Мәхмүт Газизов, Рәис Мөхәммәтвәлиев уйнаган көйләргә Дилә Шәйхетдинова, Фәния Мөхәмәтшина җыр белән кушылдылар. Бала-чага гына түгел, өлкәннәр дә бүләк җыюда активлык күрсәттеләр.

–       Капка төпләренә килеп җитәргә дә өлгермибез хуҗабикәләр йә сөлге, йә яулык күтәреп чыгалар. Рәхәтләнеп биеттек, җырлаттык аларны, – ди Мәдәният йорты директоры Дилә ханым.

Элекке йоланы яңартканнары өчен халык та бик рәхмәтле мәдәният хезмәткәрләренә.

–       Сез безне балачакка, яшьлегебезгә алып кайттыгыз, – диделәр алар.

5 июль көнне кичке сәгать 7дә Заводская урамындагы Мәдәният йорты каршында кичке Сабан туе уздырулары турында да халыкка хәбәр иттеләр хезмәткәрләр. Биредә кич буе уен-көлке, матур бәйрәм тамашасы булачак, рәхим итегез, диделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International