Благотворительный спектакль по произведению Айгуль Ахметгалиевой "Баш куям тезләреңә" покажут в РДК г.Агрыза

12 марта 2025 г., среда

Коллектив преподавателей Исенбаевской школы своими силами представит прекрасную драму на татарском языке.

Все вырученные с продажи билетов средства будут направлены в поддержку военнослужащих СВО
 

Хөрмәтле Әгерҗе шәһәре тамашачысы!

Сезне 20 март көнне 15.00 сәгатьтә Әгерҗе шәһәре мәдәният йортында Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” спектакленә көтеп калабыз! Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән, Исәнбай урта мәктәбе укытучылары әсәрне Салагыш, Кадыбаш, Исәнбай авылларында сәхнәләштерде.

Тамашачы, үзләре дә шул вакыйга эчендә булган кебек, урыны белән күз яшьләре, кызык урыннарда көлеп кул чабулары аша спектальне җылы кабул итүен күрсәтте. Ике пәрдәлек драмага гомернең кадере, язмыш, вөҗдан газабы, күңел җәзасы кебек фәлсәфә салынган.

Чарада Татарстан Республикасының Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгьзасы, Мәхмүд Кашгарый исемендәге халыкара, Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр иясе, язучы Айгөл Әхмәтгалиева да кунак була.

Килегез, күрегез, рәхәтләнеп ял итегез!!!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International