“Иман байлыгы – тиңсез хәзинә“, диләр Миннәхмәтовлар

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

“Һәр көнебезне Аллага шөкер дип башлыйбыз. Тормышыбыз җитеш, ил-көннәр тыныч, балаларыбыз үз ояларын кордылар, гомер көзенә парлашып керәбез“, диләр Тирсәдә яшәүче Гүзәлия–Габдулла МИННӘХМӘТОВлар.

Гүзәлия – Яңавыл кызы. Уңган, җитез, тырыш кыз Югары Барҗы авылына җиләк, гөмбә, карлыган, шомырт җыярга йөри. Аның шушы авылның уңган егете Габдулла белән танышлыгы да бу төбәкнең бай нигъмәтле болыннарында башлана. Туган авылы су басу зонасына эләккәнлектән, Габдуллалар Можга шәһәренә күченә. Гаилә тарихы шул калада башлана Гүзәлия һәм Габдулла Миннәхмәтовларның. Әмма туган төбәк тартмый каламы инде?! Алар үзебезнең якка кайтып тормышларын Тирсә авылында дәвам итәләр. Гүзәлия яраткан һөнәре буенча штукатур-маляр, ә Габдулла стропольщик булып эшли. Ике кыз үстереп олы тормыш юлына озаталар.

Гүзәлиянең әнисе Салиха апа бик тыйнак, эш сөючән, ярдәмчел булуы белән халык арасында олы ихтирам яулаган була. Ул күршеләренә чишмәдән су алып кайтырга, ипи салып бирергә дә авырсынмый. Кызы Гүзәлия күңелендә миһербанлылык орлыклары әнә шуларны күреп тә мул шытым бирә торгандыр инде. Бүген Гүзәлия – биш вакыт намаз иясе. Авырмаганда уразасын да тота. Бер атнада да җомга намазын калдырмый.

– Мәчеткә Тәнзилә Гобәйдуллина, Эльза Латыйпова, Фаилә Гыйльфановага ияреп йөри башладым. Йөрәгем шулай кушты, – ди ул.

Изге Аллаһ йортына йөри башлагач, алтын куллы оста анда ремонт кирәклеген күреп ала һәм мәчеткә йөрүче дин кардәшләре Фаилә Гыйльфанова, Флүсә Яхина белән мәчетнең эчен ялт иттереп куялар.  

–       Яхшылык эшләгәч, күңел җиңеллек, рәхәтлек ала. Кемгәдер яхшы сүз, изге гамәл белән ярдәм итә алам икән, моның өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен,– ди бай иманы, эчкерсезлеге белән һәркемдә соклану уятучы Гүзәлия ханым. 

Бу, чыннан да, шулай. Гүзәлиянең әтисе Равил абыйның Суфия апасын Ижаудан өйләренә алып кайтып алты ел карау-тәрбияләү күпме күңел җылысы, күркәм сабырлык таләп иткәндер мәрхәмәтлелек үрнәге булган Гүзәлия һәм Габдулладан.

–       Әбиемнең Шаршадыда ялгызы яшәүче Сания апасын да бик чакырдык. Килсә, һич авырсынмыйча тәрбияли идек, – ди гаилә башлыгы Габдулла ага.

Дистә елдан артык изге бәйрәмдә корбан чала бу гаилә. Итнең өчтән берен ятимнәргә, мохтаҗларга, толларга өләшәләр. Мәчеттә аш үткәргәндә анда да өлеш чыгаралар. Корбан ашын өйләрендә дә уздырганнары бар.

– Без үскәндә әти-әни бик еш корбан чала иде. Хәзер сеңлем Әкълимәнең, кызым Гөлназ гаиләсенең бу изге гамәлне башкаруына бик шатланам, – ди Гүзәлия ханым.

 – Авылыбызда корбан чалучылар күп хәзер. Күршеләребез Тәнзилә Гобәйдуллина, Лидия–Фәрит Масковлар ел саен диярлек корбан чалалар, туганнарыбыз Фаилә–Рәис Гыйльфановлар да күп еллар әлеге изге гамәлне башкаралар. Имамыбыз Рафис хәзрәтнең дә корбан чалмый калган елы юк. Ул берәр ятим яки мөмкинлеге булмаган кешедән атап, мәчет исеменнән корбан чалуны да оештыра. Аллаһының рәхмәте яусын  бик тә гыйлемле, кешелекле имамыбызга, – ди татар кешеләренә хас тыйнаклык белән Габдулла ага. 

–       Безнең Габдулла үлем-җитем булганда мәет юарга йөри. Зур дини бәйрәмнәрдә  мәчеткә бармый калмый. Үзебез корбан чалганнан соң авылдагы башка корбан чалучыларга булыша. Шундый рәхим-шәфкатьле  тормыш иптәше белән гомер кичергәнгә Раббыма шөкер итеп туялмыйм, – ди ул, Габдулласына рәхмәтле караш ташлап.

Бу араларда тагын бер саваплы эш башкара тирсәлеләр: зиратларын киңәйтеп, яңа койма корганнар. Хәзер коймаларны буяу эше белән мәшгуль алар. Гүзәлия һәм Габдулла ага Миннәхмәтовлар да өмәчеләр белән изге эштә бүген. Саваплы эшләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Бу – сезне белгән күпләрнең изге теләге.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International