Әгерҗелеләр гриппка каршы прививканы гаиләләре белән куйдырталар

2017 елның 20 октябре, җомга

Ел саен миллионлаган кеше сезонлы грипп белән авырый. Шуңа карамастан прививка кампаниясе вакытында күпләрдә “прививканы куйдырыргамы, юкмы“ дигән сорау туа.

Әлеге сорауны, иң беренче чиратта, табибларга юлладык. 

–       Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны елдан-ел арта. Үлүчеләр дә бар, – ди район үзәк хастаханәсе табиб-терапевты Валентина МОИСЕЕВА. – Үлем очраклары нәкъ менә иммуниация узмаган кешеләрдә күзәтелә. Вирусны йоктырганнан соң аларда дәвалап булмый торган өзлегүләр барлыкка килә. Кешегә прививка ясагач, аның иммун системасы вируска каршы тәнчекләр эшләп чыгара башлый. Алар исә  организмны бер ел буена диярлек саклыйлар.

Быел әгерҗелеләр вакцинацияне ничек узалар соң? Әлеге сорау белән профилактика кабинеты фельдшеры Зилә ШАКРИЕВАга мөрәҗәгать иттек.

–       Күп кенә оешмаларның прививка кампаниясендә актив катнашуы сөендерә, – ди ул. – Оешма җитәкчеләренең чакыруы буенча урыннарга барып прививкалар куябыз. Шул рәвешле, мәктәпләрдә, янгын сүндерү-коткару гарнизонында, почтада һәм башка оешмаларда булдык инде. Бүгенге көнгә медицина, балалар оешмалары хезмәткәрләренең барысы да вакцинация узды. Минем теләк – бөтен кеше дә прививка куйдырсын иде. Хәзерге вакцинада иммуномодулятор бар. Ул организмны салкын тиюдән, башка вируслардан саклый. Әгәр сез ниндидер сәбәпләр аркасында коллективыгыз белән бергә прививка куйдыра алмагансыз икән, поликлиниканың 24нче кабинетына килә аласыз. Прививка бушлай куела.

–       Район үзәк хастаханәсенә зурлар өчен тагын биш мең доза Совигрипп, балалар өчен 471 доза вакцина кайтты. Димәк, прививка кую дәвам итә. Балаларга прививка алты айдан башлап куела. Күпләрне вакцина ясатуның реакциясе борчый. Прививка авыр реакция китереп чыгармый, шулай да беренче көннәрдә бераз температура күтәрелү, тән сызлау күзәтелергә мөмкин, – ди табиб-инфекционист Лилия ХӨСӘЕНОВА.

 

ПРИВИВКА КУЙДЫРУ ТУРЫНДА ХАЛЫК НИ УЙЛЫЙ?

 

Чулпан ВИЛДАНОВА, Әгерҗе:

–       Мин озак еллар грипп белән авырмадым. Узган ел прививка куйдырырга булдым. Табиб иммунитетымның нык булмавын искәртте. Февральдә чыннан да авырдым. Әмма авыруны җиңел генә, бернинди өзлегүләрсез кичердем. Прививка ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Быел куйдырмадым әле. Хезмәт урыныбызга прививка куярга килгәндә бераз авырып тора идем. Хәлем яхшыргач, куйдырырмын дип уйлыйм.

 

Надежда РАСОМАХИНА, Әгерҗе:

–       Мин табиб һәм өч бала әнисе буларак, прививканы, һичшиксез, куйдырырга кирәк дип исәплим. Улларыма ел саен рөхсәт кәгазе язам. Быел бу аеруча актуаль, чөнки кичә телевизордан кайбер өлкәләрдә мәктәпләрне карантинга ябулары турында сөйләделәр инде. Быел гриппның берничә төре булыр дип көтелә. Шуңа күрә без прививканы гаилә белән куйдырабыз.

 

Әмин НӘБИУЛЛИН, Көчек авылы:

–       Мин 80нең теге ягында инде. Безнең кебек өлкәннәргә прививка куйдыру аеруча мөһим булганлыгын яхшы аңлыйм. Әмма прививка ясатуымның сәбәбе бу гына түгел. Мин моны мәҗбүри гамәл дип саныйм. Медицина хезмәткәрләре безнең кебек өлкән яшьтәгеләрнең өенә килеп прививка куя. Бик җайлы бит, әллә кая барып та йөрисе юк.

Сүз уңаеннан: Көчек авылы ФАПы вакцинацияне 95 процентка үтәгән инде.

Әлбәттә, һәр кеше үзе сайларга хокуклы. Әгәр кемдер әле һаман прививка куйдырыргамы, юкмы дип икеләнеп тора икән, югарыдагыларның киңәшенә колак салсын иде.

Екатерина САМСОНОВА.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International