1 апрельдән 30 апрельгә кадәр талпан тешләү 15 кешедә теркәлгән.
Укучының соравына ТР буенча гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнарында Лилия БОГАТЫРЕВА җавап бирә:
- Массакүләм килү урыннарын эшкәртү апрельдә узды инде. 22 апрель көнне талпаннарга каршы «Орешник» парк зонасы, үзәк сквер, «Яшьлек» скверы, яңа татар зираты территориясе эшкәртелде. Икенче көнне иске татар зираты территориясен һәм Иж-Боья авылында (яңа йортлар урнашкан урыннарда) урман утырту эшкәрттеләр. Район Сабантуен үткәрү мәйданын чарага кадәр 3-5 көн кала эшкәртү планлаштырыла.
Талпанга каршы эшкәртүдән тыш, шулай ук күпләп җыела торган урыннарны дератизация белән эшкәртү дә алып барыла. Бүгенге көндә тычканнарга каршы «Орешник» территориясе, үзәк сквер, «Яшьлек» скверы һәм вокзал яны скверы эшкәртелгән.
Быел Ленин паркы территориясе әлегә эшкәртелмәгән.
Талпаннарны тешләүгә килгәндә, район хастаханәсе мәгълүматлары буенча, 1-30 апрель көннәрендә 15 кеше мөрәҗәгать иткән (7 - авыл җирлегендә). Талпаннар тешләүнең теркәлгән очракларыннан массакүләм булу урыннарында юк.
Бу көннәрдә, салкын һава урнашу белән, талпаннарның активлыгы кимеде. Кешеләр дә урманга алай ук еш чыкмыйлар. Ләкин тычкан бизгәгеннән, талпаннар тешләүдән котылу өчен, урманда булу кагыйдәләрен үтәгез! Ә тешләгәндә ФАПларга, хастаханәгә, ял көннәрендә кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Тере талпанны тикшеренүгә Ижауга гигиена һәм эпидемиология үзәгенә (Ленин ур., 106а) яки йогышлы хастаханәгә (Хезмәт ур., 17) илтергә кирәк.