Әгерҗедә күпкатлы йортларга камералар урнаштыру дәвам итә

2017 елның 20 октябре, җомга

“Таттелеком“ җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Имин ишегалды“ проекты ярдәмендә быел Әгерҗедә ун күпкатлы йортка 28 видеокамера урнаштырылды. Әмма шәһәрдә мондый камера 91 йортка куелырга тиешлеген  исәпкә алганда, бу – бик аз сан.

ИМИН ИШЕГАЛДЫ

Күпкатлы йортларның өлкән вәкилләре катнашында узган җыелышта да сүз Әгерҗедә әлеге проектны тормышка ашыруны активлаштыру хакында барды. 

–       Бүгенге көндә “Имин ишегалды“ проекты республиканың 20 шәһәрендә гамәлгә ашырыла. Бу исемлектә Әгерҗе дә бар. Тик Әгерҗедә әлеге проект  кысаларында нибары ун йортта гына видеокамера урнаштырылган. Шул ук вакытта Актанышта мондый йортлар саны туксаннан артык, – дип таныштырды Чаллы зона электр элемтәсе идарәсенең юридик затлар белән эшләү буенча идарәсе начальнигы Евгений Дубровцев. – Видеокамералар урнаштыру йорт территориясен, ишегалдына керү-чыгу юлын, парковкаларны, подъездларны даими рәвештә контрольдә тотарга, балалар мәйданчыгын күзәтергә мөмкинлек бирә. Әлеге система җинаятьләрне һәм хокук бозуларны ачуда да ярдәм итә. Видеоархив камерада җиде көн дәвамында саклана.  Интернет булган урында һәркем шәхси телефоны аша да күзәтү алып бара ала, – дип таныштырды Евгений Николаевич.

Чаллы вәкиле видеокамераларны урнаштыруның нинди бәягә төшәчәген дә аңлатты.

–       Бер йортка кимендә өч видеокамера куярга кирәк. Бер камераның бәясе – бер айга 900 сум. Әлеге бәягә камераны урнаштыру да, аңа хезмәт күрсәтү дә, тәүлек әйләнәсе күзәтү алып бару да, мәгълүматны саклау да керә. Гомуми сумманы йорттагы фатирлар санына бүлгәннән соң нинди сан килеп чыгачагын чамаларга мөмкин. Фатирлар саны күбрәк булган саен әлеге сумма да кимрәк була. Видеокамералар өчен түләү торак-коммуналь хезмәтләр квитанциясендә урын ала. Димәк, аерым түләргә дә кирәк түгел, – дип сөйләде ул.   

 

ЯРДӘМГӘ ВИДЕОКАМЕРА КИЛДЕ

Әгерҗенең Энгельс урамы, 3нче йортына “Имин ишегалды“ проекты буенча видеокамераны быел җәй көне урнаштырганнар.

–       Йортыбыз 24 кенә фатирлы булгач, ике генә камера куйдык. Әмма шуның да ярдәмен тоябыз. Әйтик, күптән түгел генә ишегалдында минем машинаны бәрдереп киткәннәр иде. Камера ярдәмендә моның кем эшләгәнен ачыкладык. Иминият акчаларын да алдым, – ди әлеге йортның өлкән вәкиле Ирина Лепихина. 

“Кировское“ ТОСы җитәкчесе Клара Безбородова да камера куйдыруларына бик канәгать.

– Безнең “Кировское“ ТОСы ишегалдына урнаштырылган дүрт камера Киров урамы, 2, 4, 6, 8, 12, 16нчы йортларның подъездларын, бөтен ишегалдын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Ә мониторы безнең фатирда урнашкан, ягъни без ишегалдында ниләр булуын, анда кемнәр йөрүен тәүлек әйләнәсе күзәтеп тора алабыз. Дөрес, без әлеге камераларны “Имин ишегалды“ проекты кысаларында түгел, ә грант акчасына урнаштырдык. Шушы  ике ел эчендә камералар ярдәмендә никадәр күңелсез хәлне булдырмый калдык та, күпме тәртип бозуны ачыкладык инде. Менә шуларның берничәсе генә. 12нче йортта яшәүче бер өлкән яшьтәге кешенең телефонын урладылар. Ул полициягә гариза язды. Полиция хезмәткәрләре видеокамералар ярдәме белән бик тиз арада каракның эзенә төштеләр. 8нче йортта яшәүченең машинасын кем бәрдергәнлеген дә нәкъ менә видеокамералар ярдәмендә ачыклый алдык, – диде Клара Васильевна.

Ххх

Күпкатлы йортларның өлкән вәкилләре катнашында узган җыелышта кайберәүләр видеокамерадагы сурәтләрнең сыйфаты начар булуына зарландылар.

–       Әлеге система яңа гына гамәлгә кергәнлектән җитешсезлекләр бар. Әмма алга таба ул камилләштереләчәк, халык фикерен истә тотып кимчелекләр бетереләчәк, – диде Чаллы вәкиле.

“Имин ишегалды“ проекты турында тулырак мәгълүматны интернетның “Вконтакте“ челтәреннән,“Таттелеком Летай Агрыз“ төркеменнән укый аласыз.

Дания АБЗАЛИЕВА.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International