Әгерҗедә яшәүче өлкән бакчачы гигант кишерләр үстергән

2017 елның 20 октябре, җомга

Әгерҗедә яшәүче 83 яшьлек Халидә апа ГОБӘЕВА үстергән кишерләрне күргәч “тел шартлатасың“. Берсе-берсе 700әр грамм авырлыкта аларның.

–       Елның нинди килүенә карамастан, яшелчәләрдән дә, җиләк-җимештән дә мул уңыш алам. Чөнки мин орлыкларны үзем ясыйм һәм бакчамны яшь бала карагандай тәрбиялим, – ди Халидә апа.

Гигант кишерләр үстерүенең сере гади: ул аларны аерым түтәлгә түгел, ә суган түтәле читенә генә утырта. Суган белән рәттән дә түгел, шахмат тәртибендә кишернең арасын 30ар сантиметр куеп чәчә. Ә суганны җыеп алгач, кишернең төбен яхшылап күмә дә күп итеп су сибә. Болай эшләсәсң, кишернең төбен кояш ашамый һәм аның эче кызыл, тәме бик баллы була, ди.

Кишерне ничек сакларга соң? Халидә апа аларның бер өлешен җиргә күмеп калдыра. Җитмеш сантиметр тирәнлектә чокыр казый да, капчыкка салып авызын бәйләмичә сала. Өстенә полиэтилен каплап балчык белән күмә һәм кыш көне күп итеп кар өя. Базда сакларга туры килсә дә яхшылап җилләтелгән кишерләрне капчыкка гына салып куя.

Халидә апа сусыл, баллы кишерләрен күршеләренә дә тарата, балаларына да бирә. Ә ул ясаган орлыкларны яз көне кемнәр генә сорап килми?!

–       Быел яшелчәләр ишелеп уңды. Кәбестәләрем сигезәр кило булды. Суганнарның дүртесе бер килодан артык авырлыкта. Кабакларны күтәрерлек түгел, – ди Халидә апа.

Бакчачы кабак кабыгыннан чәй ясау рецепты белән дә уртаклашты. Кабакның кабыгын калынрак итеп әрчисең дә, саламлап турыйсың. Шуны духовкада киптерәсең.

–       Пешереп эчсәң, сәламәтлеккә бик файдалы, – ди Халидә апа.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International