Әгерҗедә картиналар иҗат итүче рәссам күргәзмәләр дә оештыра

2017 елның 24 ноябре, җомга

“Матурлык күргәч, күңел шатлана. Шул гүзәллекне тизрәк тукымага төшерәсем, башкалар белән дә уртаклашасым килә башлый һәм кулыма кылкаләм алам“. Әнә шулай ди Красный Борда яшәүче, гомере буе балаларга сынлы сәнгать фәнен укыткан һәм хәзер дә картиналар ясаучы Асия ХӘСӘНОВА.

ТОРМЫШ СУКМАКЛАРЫ

Кечкенәдән үк әйләнә-тирәдәге матурлыкны кәгазьгә төшерергә ярата Асия. Үзе бу шөгыленнән ояла да. Укытучы әтисен бер җирдән икенчесенә күчереп йөртәләр, шуңа күрә балачагында яшәгән Мамадыш, Нократ Аланы табигате дә нәни кыз рәсемнәрендә урын алган. Уку чоры да күченүләргә бай булган аның. Беренче сыйныфны районыбызның Биектау мәктәбендә укыса, аннары Удмуртиянең Кече Пурга, Кизнер, Можга, ерак Вильнюс калаларында, Әгерҗедә белем ала. Комсомол юлламасы белән Северо-Уральск шәһәрендә хезмәт юлын башлаганда да күңелдә биешкән рәсем-сурәтләр картиналарга әверелә бара. Ижау пединститутының сәнгать-графика факультетын уңышлы тәмамлагач, үзе дә илһамланып иҗат итә, укучыларны да яраткан һөнәренең серләренә төшендерә Асия ханым. Кайда гына яшәсә дә, гомере буе яраткан һөнәренә тугры кала. Көннәр күңеленә хуш килгән хезмәттә үтсә, кич-төннәрен, ял вакытларында иҗат җимешләре туа. Күңелендә йөрткән сурәтләре картина булып балкый башлыйлар. Балаларда дәресләрдә генә түгел, түгәрәкләрдә, башка чараларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү өчен йөрәк кушуы буенча армый-талмый хезмәт куя. Красный борга күченеп яши башлагач, лаеклы ялга чыгуына 20 ел узуга карамастан, Мәдәният йортында түгәрәк алып баруга алына Асия Вәлиевна. Картиналарын бүләк итеп кешеләрне сөендерергә ярата. Хәзер Яхъя бабай белән яши торган йортлары җәннәт бакчасыдай, ә бүлмә диварларында эленгән картиналар – яшәешенең могҗизалы матурлыгының ачык дәлилләре.

 

ЫШАНЫЧЛЫ ТЫЛ

Иҗат кешесе өчен тәүлекнең иртә-киче юк. Иркенләп, илһамланып үз дөньяңа чумар өчен гаиләдегеләрнең сине аңлаулары да бик кирәк. Ул яктан Асия ханымның күңеле һәрчак тыныч була. Дүрт баласы да, дүрт оныгы да әниләре һәм әбиләре белән горурлануларын әйтеп торалар. Санкт-Петербургта яшәүче Галиясе, Смоленскидан Лилиясе үзләре кайта алмаганда посылка белән рәсем ясау өчен кирәкле буяулар һәм каләмнәр җибәреп торганнар. Чаллыдан Илсөясе һәм Глазовтан Рәшите дә февраль аенда 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк әниләренең хәзер дә зур активлык белән иҗат итүләренә соклануларын белдерәләр. Төрле яклап булышырга тырышучы җәмәгате Яхъя абый белән төрле иҗат кичәләренә дә еш йөри тынгы белмәс рәссам.   

 

СИХРИ БАЛКЫШЛАР

...Сарсак-Омга мәктәбендә сызым һәм сынлы сәнгать укытучысы булып эшләгәндә Асия Вәлиевна шәхси күргәзмәсен оештыра. Анда “Зәңгәр күләгәләр“, “Таң атканда“, “Кышкы әкият“, “Минем балачагым агачлары“ кебек картиналары урын алган була. Аларның һәрберсендә безне урап алган гап-гади мохитнең кабатланмас матурлыгы ачык чагыла.

...Кылкаләм остасының Әгерҗе юбилее уңаеннан әзерләнгән күргәзмәсендәге  картиналарыннан да туган як табигатенең байлыклары белән хозурлану, аны ярату, гаҗәеп яктылык, сафлык бөркелә. Натюрмортларында татар халкының тыйнаклыгы, кунакчыллыгы, уңганлыгы чагылыш таба.

 ...Тирсә, Кичкетаң, Күләгәш, Көчек, Салагыш мәктәпләрендә, “Наз“ приютында оештырылган күргәзмәдәге картиналары – матурлыкка сокланып рухи азык алу өчен онытылмаслык мизгелләр. Кулыннан пумаласын төшермәүче рәссамга туган төбәкнең бай табигате үз серләрен рәхәтләнеп ачкан.

Красный борның мәгърур наратлары, чал дулкынлы Кама буйлары, кара урманнары, җиләкле тауларының рәссам гына чишә алган серен Асия ханымның картиналары ерак чорларга илтер әле.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International