Бу атнада Әгерҗедә “Олимп“ спорт комплексы ачыла

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Әгерҗедә бер генә объектның эшли башлавын да болай зарыгып көткәннәре юк иде әле. Сүзебез – бассейн хакында. Әмма “Олимп“ – ул бассейн гына түгел. Биредә сәламәтлекне ныгыту өчен бик күп мөмкинлекләр бар.

“Олимп“ ачылыр алдыннан спорт комплексы директоры Рөстәм ГОБӘЙДУЛЛИН безне экскурсиягә чакырды һәм барысын да тәфсилләп сөйләде.

Барлык шартларны тудырырга тырышабыз

Холлга килеп керү белән, җанлылык күзгә ташлана. Әнә, контролерлар, балаларына абонемент алдырга ашыгучы ата-аналар. Пенсионерлар расписание белән кызыксыналар.

Әңгәмәбезне күпләрне кызыксындырган сораудан башлыйбыз:

–       Нигә “Олимп“ны ачу тоткарланды?

–       Халык арасында йөргән “Стеналар ярылган, бассейнда су агып беткән икән“ кебек имеш-мимешләрнең берсе дә дөрес түгел. Төп сәбәп – кирәкле җиһазны алуда тоткарлыклар килеп чыгуда, – дип раслый  директор.           

Бүгенге көнгә “Олимп“та барлык хезмәткәрләр тупланган. Сүз уңаеннан: аларны “энә күзеннән уздырып“ алганнар. Әйтик, халык белән эшләячәк хезмәткәрләр өч “баскыч“ узганнар. Техник хезмәткәрләрнең эш тәҗрибәсе, махсус белеме булу-булмавына игътибар иткәннәр. Суны чистартучы аппаратчы итеп тә бу өлкәне бөтенләй аңламаган, белмәгән кешене куеп булмый. Чөнки бассейннардагы су ике баскычлы система буенча чистартыла. Болар – ультрафиолет һәм хлор ысуллары.

–       Безнең бурыч – спорт комплексына йөрүне файдалы һәм куркынычсыз итү. Моның өчен барлык шартларны тудырырга тырышачакбыз, – ди Рөстәм Гобәйдуллин.  – Медицина хезмәткәрләребез дә  бар. Контролерлар барлык оештыру эшләре белән шөгыльләнәләр, кагыйдәләрнең үтәлешен тикшерәләр.

Бассейннар – икәү

Бассейннарга узабыз. Менә кечкенә касә. Биредә суның тирәнлеге 60-90 сантиметр гына. Бу бассейнда 5-10 яшьлек балалар белән инструктор Сергей Павлычев, 11-15 яшьлекләр белән  Роман Быков шөгыльләнә. Икесе дә – йөзү буенча спорт мастерлары.

–       Вконтакте төркемендә язылу сентябрь аенда ук башланган иде, – дип сөйли Рөстәм Гобәйдуллин. – Төркемнәр туплап график төзү өчен безгә башта якынча күпме кеше йөриячәген белергә кирәк булды. Бүгенге көнгә балалар саны – 360. Резерв төркем дә бар. Киләчәктә “Ана һәм бала“ кебек форматта сәлмамәтлекләре чикле балалар белән дә шөгыльләнергә планлаштырабыз.    

Зур бассейн ирекле йөзүгә тәгаенләнгән. Аның тирәнлеге – 140-175 сантиметр. Биредә зурларга, 16 яшен тутырган яшүсмерләргә, 4 яшь чиген узган бала белән әти-әниләргә йөзү рөхсәт ителә. Ул 8-22 сәгатьләрдә эшли. Бер тапкыр керү өчен билет яки  берничә килү мөмкинлеге бирүче абонемент алырга була. Пенсионерларга һәм яшүсмерләргә ташламалар каралган. 

Җаның ни тели....

“Олимп“та универсаль спорт залы да бар. Биредә волейбол, футбол, баскетбол уйнарга мөмкин. Күптән түгел бадминтон буенча зур ярышлар узган. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе футболчылары әлеге залны арендага алу теләге белдергәннәр. Эшләүче яшьләр дә футбол, волейбол белән шөгыльләнергә ниятлиләр. Тимер юл предприятиеләре профсоюз комитетлары актив рәвештә хезмәттәшлек итәргә планлаштыралар. Гомумән, бу залны теләсә кайсы коллектив арендага алала.

Көрәш залында милли көрәш белән генә түгел, көрәшнең башка төрләре белән дә шөгыльләнергә була. Тренажер залында нинди генә заманча  җиһаз юк?! Бию залы да бар хәтта спорт комплексында.

Биредә вентиляция системасы да гади генә түгел. Төрле залларда аерым температура режимы тотарга кирәк. Бассейн өчен ул бертөрле булырга тиеш, спорт залы өчен – башкача.  

Төркемнәр турында да берничә сүз. Биредә хатын-кызлар акваэробика белән шөгыльләнә башлаганнар инде. Балалар өчен аквафитнес ачарга планлаштыралар. Стречинг, заманча бию, гимнастика кебек төркемнәргә йөрергә теләүчеләрне дә көтәләр. Спорт комплексы җитәкчелеге йога буенча инструктор эзләү белән мәшгуль. Кыскасы, кызыклы юнәлешләр җитәрлек.

“Олимп“ спорт комплесы эшчәнлеге турында барлык мәгълүмат Вконтакте төркемендә урнаштырылган. Белешмәләр өчен телефон – 21055.

30 ноябрьдә спорт объектын ачу тантанасы булачак. Ә 1 декабрьдән “Олимп“ тулы көченә эшли башлый.

Екатерина САМСОНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International