“Олимп“ яңа җиңүләргә әйдәсен

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Әгерҗедә ике бассейн, мини-футбол кыры, аэробика, бию, көрәш, тренажер залларын үз эченә алган “Олимп“ яңа спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Әгерҗелеләрнең шатлыгын уртаклашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

ӘГЕРҖЕ ӨЧЕН ЗУР ВАКЫЙГА

–       Бүген бездә күптән көтелгән вакыйга – ике бассейнлы спорт комплексы ачыла. Мондый зур бүләк ясаганнары өчен без Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, “Татнефть“ предприятиесенә, төзүчеләргә барлык әгерҗелеләр исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде район башлыгы Валерий Макаров.

–       Чыннан да, спорт белән тагын да ныграк шөгыльләнер өчен зур мөмкинлекләр бирүче күпфункцияле спорт комплексы ачылу – Әгерҗе өчен зур вакыйга. Аны төзүгә нефтьчеләребез зур өлеш кертте. Объектны сафка бастыру 246 миллион сумга төште. Яңа объектның игелеген күрегез. Бирегә балалар да, зурлар да рәхәтләнеп йөрсен.

Гомумән алганда, бүген республикада  халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга тәгаенләнгән 39 программа эшли. Аларны күбесе сезнең районда да тормышка ашырыла, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Ил башының сүзләренә куәт буларак, тантанада катнашучыларның көчле алкышлары яңгырады. Ә Әгерҗенең спорт белән бик дә дус Мөфтәхетдиновлар гаиләсе республика һәм район җитәкчелегенә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

–       Халык өчен бик тә кирәкле булган социаль мөһим объектларны төзүгә теләктәшлек күрсәтүегез өчен зур рәхмәт. Без ышанабыз: яңа спорт комплексыннан республика дәрәҗәсендәге  генә түгел, ил күләмендә танылачак спортчылар үсеп чыгар әле, – диде Наталья Мөфтәхетдинова.

Сүз уңаеннан: гаилә башлыгы Илдар – район хоккей командасы әгъзасы, кызлары Адилә – Идел буе спорт академиясе студенты, уллары Әмир – “Спутник“ хоккей командасы капитаны, ә әниләре –хоккей җанатары.

–       Безне сөендергәнегез өчен рәхмәт Сезгә, Рөстәм Нургалиевич, – диде 2нче мәктәпнең 6 сыйныфында укучы Әмир дә. 

Әлеге мәһабәт комплексны сафка бастырган “ФОРТЭКС“ ширкәте генераль директоры Рәүф Галләмов, символик ачкычны “Олимп“ спорт комплексы директоры Рөстәм Гобәйдуллинга тапшырганнан соң, кунаклар бина эченә үттеләр. 

БАЛАЛАР ДА, ЗУРЛАР ДА СПОРТ САЙЛЫЙ

Биредә дәрәҗәле кунакларны спорт сөючеләр каршы алды. Әнә, ике бассейнда да йөзү белән шөгыльләнәләр. Тренажер, көрәш залында да занятиеләр бара. Ир-егетләр мавыгып волейбол уйныйлар. Өлкәннәр савыктыру гимнастикасына басканнар.

–       Безгә спорт белән шөгыльләнү өчен шундый мөмкинлекләр тудыруыгызга чын күңелдән сөенәбез, – дип, тирән рәхмәт сүзләре җиткерделәр өлкәннәр.

Рөстәм Миңнеханов һәр залда спорт сөючеләр белән аралашты, фотога төште.

Иртәгәдән, ягъни 1 декабрьдән, спорт комплексы тулы көченә эшли башлый. Ә бу – спорт сөюче әгерҗелеләр өчен яңа сулыш ачыла дигән сүз. Районыбыз халкын сәламәт яшәү рәвешенә өндәп, зур җиңүләргә әйдәсен яңа объект.  

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International