Бүгенге көндә иң актуаль темаларның берсе ул -ришвәтчелек

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

Бүгенге көндә иң актуаль темаларның берсе ул -ришвәтчелек. Кайсыдыр илләрдә ул яшерен генә дәвам итә, ә кайберләрендә көннән-көн чәчәк ата.
Халык телендә ничек кенә атап йөртмиләр аны: " калым", "керем", "табыш".
Җәмгыять өчен ул бик зур куркыныч тудыра.
"Алтын белән алдыйлар, сары май белән майлыйлар, шулай итеп җайлыйлар" дип халык юкка гына әйтми.
"Фәлән" сум акча биреп, улын армиядән алып калганнар, яхшы эшкә урнашу өчен илле-алтмыш мең сум акча "төртергә" кирәк, шифаханәгә кереп дәвалану өчен, "фәлән" сум кирәк, югары уку йортына керер өчен йөз мең сум акча кирәк, һәм башкалар.
Ришвәтчелекнең төп сәбәбе-кешенең комсызлыгына бәйле. Менә шушы комсызлык бәласе тормышыбызны, илебезне, җәмгыятебезне боза, пычрата.
Шул уңайдан актив авылдашлар, өлкәннәр белән берлектә " Ришвәтчелек һәм аның белән көрәш" исемле әңгәмә уздырдык.
Кешелек сыйфатлары- намус, әдәплелек, җаваплылык, гаделлек мәңгелек булып калырга тиеш дигән, фикерләр белән уртаклаштык.
Әңгәмәдә авылыбыз җирлеге башлыгы Фәрдетдинова Илгизә Минесалих кызы да катнашты.
"Тырышып эшләп табылган хәләл малның кадерен белеп, файдасын күреп , сәламәт булып, тыныч , матур яшәүдән дә иң зурысы юк", - диде ул.
Илебез , тормышыбыз ямьле, тыныч, булсын дисәк, ваемсызлыктан котылыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International