Әгерҗедә тоз мәгарәсе ачылды

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Тоз мәгарәләре ярдәмендә дәвалану елдан-ел популярлаша  бара. Аларда ясалма рәвештә үзгә мохит булдырыла: температура, дымлылык, басым бер дәрәҗәдә саклана. Сеанс вакытында тын гына музыка уйный, ут та аз гына яктырта. Кыскасы, җанга рәхәтлек бирүче мохит хакимлек итә. Балалар өчен дә аерым урын тәгаенләнгән.

Тоз мәгарәсен ачу тантанасына район башкарма комитетыныц территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Лилия Молчанова да килгән иде.  Мәгарә хуҗасы Эдуард Ишкузин Әгерҗедән Ботиновлар гаиләсенә мәгарәгә берничә тапкыр бушлай йөрүгә хокук бирүче сертификат тапшырды.  

Тоз мәгарәсе Пушкин урамы, 7нче йортта урнашкан. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International