Ижау шәһәрендә Удмуртия беренчелегенә узган көрәш бәйгесендә Әгерҗе көрәшчеләре дә катнаштылар.
Тугыз көрәшчебез, үз үлчәү категорияләрендә призлы урыннар яулап, пьедесталга күтәрелделәр. Варкләд-Бодьядан Павел Матвеев, Исәнбайдан Альмир Шәрәфиев, Альмир Рамазанов, Рузил Гобәйдуллин – беренче, Тирсәдән Радик Төхвәтуллин, Исәнбайдан Рәдиф Мөэминов, Әгерҗедән Диловар Наимов, Риналь Чигашов – икенче, Әгерҗедән Хуршет Кенджаев өченче урыннарны алдылар. Көрәшчеләрне Кубоклар, медальләр, акчалата премия белән бүләкләделәр.
Әгерҗенең баһадир егетләре 8 декабрьдә Пермьдә узачак Россия чемпионатына барырга әзерләнәләр.