Уразайда “Уразай каеннары“ фестивале узды

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

 “Уразай каеннары“ фестивале быел өченче тапкыр оештырылды. Ак каеннар кочагында утырган Уразайда илһамланып иҗат итүчеләр һәм районнан килгән талантлар гөлләмәсе манзарасы күңелләрне озак вакыт нурландырып торыр әле.

ҖЫРЧЫ, БИЮЧЕ, ГАРМУНЧЫ, КОМПОЗИТОР

Уразай каеннарына сокланып, табигатьнең шушы гүзәлләреннән илһам алып иҗат итүче Гафият Нигъмәтуллин җырларына багышланды быелгы фестивальнең беренче өлеше. Ходай бу сәнгатькәргә талантны бик мулдан, өеп-өеп биргән: җырлый, бии, курайда уйнап моңландыра, тальянда сыздыра, баянда өздереп уйнаганда җитез бармакларына күз иярми. Ул – әле искиткеч матур җырлар язучы композитор да. Туган як кырларында мул уңыш үстерүче фермер, матур гаилә башлыгы, Фәния ханым белән үзләре кебек таланлы өч бала үстереп олы тормышка озаткан, аларның уңышларына шатланып яшәүче бәхетле әти һәм бабай, авыл патриоты – болар барысы да Гафият Нигъмәтуллин турында.

Тормыш юлын Салагышта Мәдәният йорты директоры булып башлаган булдыклы егет комсомол оешмасы секретаре, ә аннан соң Салагыш авыл Советы рәисе булганда да, шунда Мәдәният йорты төзү эшләрен җитәкләгәндә дә җыр-биюдән, уен коралларыннан аерылмый. Салагышның 45 кешелек җыр һәм бию ансамблендә Болгария, Румыния кебек илләрдә дә чыгыш ясый. Республика күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яулаган “Көмеш телле гармун“ халык ансамблен оештыручыларның берсе дә әле ул. Хәзер Уразай клубында аккомпаниатор булып эшләүче талант иясе яшьләрне мәдәнияткә тарту буенча да нәтиҗәле эшли. Фестивальне алып баручылар Инзилә Ибраһимова һәм Рәфилә Халматованың, “оҗмах кебек туган җирем“ дип җырлаучы Данияр Фазлыевның, туган якның чишмәләренә мәдхия җырлаучы Язгөлем Шакированың, мәктәп укучылары булсалар да, сәхнәне үз иткәннәре күренеп тора. Яшь авылдашы Айназ Нәҗметдинов белән тальянда һәм баянда халык көйләрен бергәләп уйнавы Гафият Нигъмәтуллинның гармунчылар әзерләүне дә күз уңында тотуын күрсәтә.

Җыр сүзләренең эчтәлегенә бик игътибарлы һәм таләпчән талантлы композитор. “Исәнбаем“ җырын сүз авторы Рамил Мухъгалин үзе бик матур башкарды. Асия Корбангалиева сүзләренә язылган “Урман кызы“ Наил Таҗиев башкаруында яңгырады. Рушания Байтимерова сүзләренә язылып, клип аша республикага танылган“Без авыл яшьләре“ җырын  җырчы-сандугач Илназ Фазлыев тамашачыларга ирештерде.

–        Фестивальгә Чаллыдан махсус кайттым. Бүген әтиемнең авылдашыбыз Ринат Батталов сүзләренә язылган “Ышан, кызым“ һәм “Салагышым“ җырларын башкардым. Әтиебезнең җырлары матур, кайда гына башкарсам да тамашачы аларны бик җылы кабул итә, – диде Гафият Нигъмәтуллиннын кызы Лизирә Таһирова.

Талантлы композиторга авылларына багышлап җыр язуын үтенеп, мари дуслары мөрәҗәгать иткәч Ромель Маннапов һәм Асия Корбангалиева сүзләренә язылган Кадрәк һәм Бима гимннары да бик күңелле яңгырады бу бәйрәмдә.

Фестивальнең визит карточкасына әверелгән “Уразай каеннары“н башкаргандә автор һәм Илназ Фазлыевка тамашачылар да кушылды.

Тамашачылар арасында утыручы 96 яшьлек Маһинур әби Губашенваның улы өчен горурлануы йөзенә чыккан иде: “Гафиятуллам ике тапкыр Казанда “Җырлыйк әле!“ тапшыруында җырлары белән катнашты. СССР вакытында Бөтенсоюз смотрында ике таркыр лауреат булып, ике алтын медале белән куандырды. Казанда институтта укыганда тынлы оркестрда уйнавын ишетү дә минем өчен зур шатлык булды,“ – диде ул.

КОЛАЧ ҖӘЯ

Фестивальнең икенче өлешендә Пелемешнең “Ош вис, вис“ ансамбле бии башлауга, аларга залдагы башка милләттәшләре дә кушылды. Иске Чекалдадан “Сударушка“, Салагыштан “Картлыгымның яшьлегендә“, Уразайдан “Яшь йөрәкләр“ ансамбльләре чыгышлары да тамашачыларның көчле алкышлары астында барды. Салагыштан Дамир Мулләхмәтов, Көчектән Фәнилә Лотфуллина чыгышлары районыбызда оста җырчыларның күплеген тагын бер кат раслады. Быелгы фестивальдә яшьләрнең күплеге дә куанычлы. Ямурзадан Эльвина Исмәгыйлова җырлавы,  Девәтернәдән Азалия Шакирова, Шаршадыдан Зөлфирә Имангулова, Кичкетаңнан “Умырзая“ ансамбленең биюләре яшь алмаш үсеп килүен ачык күрсәтә. Җанр күплеге дә бу фестивальнең уңышлы үтүенә бер дәлил. Девәтернәдән Назлыгөл Арсланова һәм Эвелина Ибатуллинанының акрогимнастика буенча чыгышлары тамашачыларда зур соклану уятты. Әгерҗедән Искәндәр Хәсәновның баянда уйнавы бу чараның матур бер бизәге булды.

Гаҗәеп матур бу чарада шигырьләргә урын бирелү дә чараның эчтәлеген баетуга китерде. Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы Ринат Батталов авылдашларына яңа иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Барҗы-Пельгадан Фәния Гайнушина, Азеводан Любовь Кузнецова шигырьләрен дә тын да алмыйча тыңладык.

Ә катнашучыларга һәм тамашачыларга Иж-Бубыйның танылган “Хыял“ ансамбле биюләре бик үзенчәлекле бүләк булды.

Үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева һәм методист Ләйсән Тимуршина чыгышларның зур әзерлекле, үзенчәлекле булуын билгеләп үттеләр. Һәр катнашучы Грамота һәм буләк алып, алдагы елларда да мондый күңелле бәйрәмдә очрашканчы дип саубуллаштылар.

      Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International