Кадыбаш мәдәният хезмәткәрләре “Өмет уты балкый күңелләрдә“ исемле кичә уздырдылар

2017 елның 8 декабре, җомга

Кадыбаш Мәдәният йортында узган “Өмет уты балкый йөрәкләрдә“ дигән кичәгә авылыбыздагы физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне чакырып, аларга хөрмәт күрсәтә алуыбызга бик сөендек.

Сынауларга дучар булып та, төшенкелеккә бирелмичә яшәүче каләм тибрәтүчеләрнең китапларыннан “Иҗатыбыз сезгә канат куйсын“ дигән күргәзмә оештырдык. Фаҗигагә дучар булып күп еллар урын өстендә яткан, әмма каләмнән аерылмаган яраткан язучыбыз Фәнис Яруллинның шигырьләрен укыганда авылдашларның йөзләре моңсуланса да, дәртле җырлар, күңелле уеннар аларның кәефен күтәреп җибәрде. “Җырны таны“, “Сорау–җавап“ уеннарында катнашырга теләүчеләр дә күп булды.

Авылдашларыбыз үзләренә шундый игътибар күрсәтүләренә рәхмәт әйтеп таралыштылар.   

Фәридә КАЮМОВА,

Кадыбаш китапханәчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International