Конструктор, уйлап табучы якташыбыз – әгерҗелеләрнең горурлыгы

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Үтәгән авылында туып-үскән, 60нчы елларда Түбән Кама шәһәрендә институт тәмамлап, 1967 елдан «Нижнекамскнефтехим» җәмгыятенә слесарь-ремонтчы булып эшкә урнашкан, әлеге предприятиедә баш конструктор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән «уйлап табучы» Миңнерахман НАСЫЙРОВ – күренекле якташыбыз.

Нинди генә вазифалар биләсә дә, гомере буе гади авыл малае булып кала алган Миңнерахман абыйның тормыш һәм хезмәт юлына, ирешкән уңышларына, аның туган авылына кылган изгелекләренә бергәләп күз салыйк әле.

БАЛАЧАК МИЗГЕЛЛӘРЕ

“Мин балачактан рәсем ясарга яраттым, дип яза истәлекләрендә Миңнерахман абый. Кечкенәдән тыныч, үрнәк бала булдым. Мәктәптә бик яхшы укыдым. Төгәл фәннәрне, бигрәк тә сызым дәресен ярата идем. Һәм, әлбәттә, рәсем төшерү белән мавыктым. Безнең Үтәгән авылы табигатенең матурлыгын тасвирларга сүзләр дә табып булмый. Мин шул гүзәллекне рәсемнәремдә чагылдырырга тырыштым».

Улларында бу сәләтне үстерүгә, әлбәттә, әти-әнисе дә зур йогынтысы ясый. «Алар бик зирәк кешеләр иде», ди Миңнерахман абый. Әтисе Нурулла алтын куллы оста була. Төрле елларда авылда электрик, шофер, механизатор булып эшли. Кырыс һәм аз сүзле Нурулла абый балаларына бик дөрес тормыш дәресләре бирә. Ә әниләренең Шәмседоһа исеме, чын мәгънәсендә, җисеменә бик тә туры килә. Ул нәкъ менә иртәнге кояшны хәтерләтә: бик якты, нур сибүче, төшенкелеккә бирелми торган кеше була. Сугыш вакытында ирен хәрби заводка җибәргәч тә, берүзе тормышны алып бара, ике кечкенә улын карый (тагын ике малай сугыштан соң туа), каенана-каенатасын тәрбияли.

ИНЖЕНЕРЛЫККА ФАТИХА

Укытучы булырга хыялланса да, Миңнерахманга бу теләген тормышка ашырырга насыйп булмый. Сызым буенча белемнәрен югары бәяләгән туганы Галия егеткә инженер һөнәрен үзләштерергә тәкъдим итә. Ул вакытта Түбән Камада Казан химия-технология институтының филиалы эшли. Имтиханнар тапшырып, яшьлек шәһәре булып дан казанган Түбән Камада төпләнеп кала Миңнерахман. Көндезен слесарь-ремонтчы булып эшли, заводта механик ярдәмчесе вазифасын башкара. Кичтән институтта укый.

–       Минем бик тә проект-конструкторлык бүлегендә эшлисем килде. Нәкъ менә механикка ярдәм иткәндә шушы бүлеккә кереп биредәге хезмәткәрләрнең эшләре белән кызыксына идем. Һәм теләгем чынга ашты: 1970 елда мине шунда  эшкә алдылар.

Яшь белгеч беренче айларда ук идеяләрен тормышка ашыра башлый.

–       Мин кечкенәдән нәрсәдер уйлап чыгарырга ярата идем. Мәсәлән, агачтан йә кәгазьдән чыршы уенчыклары ясау дисеңме, ул заманнарда барлык малайларның хыялы булган пистолетлар уйлап табумы... Бу эш мине тагын да канатландырды. Рационализаторлык эшчәнлегенә “чумганымны“ сизми дә калдым. Беренче җимешем  – полиэтилен пленканы термоябыштыру өчен ясалган кысага мин ул заманда зур күләмдә акчалата бүләк алдым. Ә кулымда диплом булгач өлкән инженер вазифасын тәкъдим иттеләр. 2006 елдан проект-конструкторлык бүлеген җитәклим, – ди Миңнерахман абый.

Хезмәт баскычлары буйлап югары үрмәләгәндә авырлыкларны җиңел генә уздыра белүе белән дә мактана ала Миңнерахман абый. Дөрес, эш буенча башка компанияләрдән чакырулар да алырга туры килә, тагын даюгары үрмәләр өчен күп мөмкинлекләр дә була. Әмма ул үзен “Нефтехим“нан, күңел биреп эшли торган бүлегеннән башка күз алдына китерә алмый.

Бүгенге көндә дә Миңнерахман Насыйров кулы астында эшләүчеләр яңа техник җайланмаларга җитештерүне арттырырга ярдәм итүче мөһим проектлар уйлап табалар. Ә өлкән якташыбыз бүлектәге һәр хезмәткәр өчен киңкырлы шәхес, яхшы белгеч, талантлы җитәкче һәм беренче остаз булып кала бирә.

Шунысын да әйтергә кирәк, Миңнерахман Нурулла улы күп еллар Түбән Кама химия-технология институтының дәүләт аттестация комиссиясе рәисе вазифасын да башкара.

ГАИЛӘ ХӘЛЕ

1976 елда җәмәгате Роза белән тормыш коралар. Ике малай үстерәләр.

–       Улларымның сәләтле, спорт сөючән, гаилә һәм әти-әни җанлы булып үсүләре бик сөендерә. Илнур да, Булат та, минем юлдан китеп, проектлаштыру өлкәсендә хезмәт куялар.

Миңнерахман абый гомер көзенә якынлашканда да спорт яратуы белән мактана ала. Чаңгы, гимнастика белән шөгыльләнә. Хәтта кышын бәкедә коена. Өйдә төзекләндерү, бакча эшләре булсынмы – барысын да күңел биреп үзе эшли. Кухняда да үзен чын оста итеп тота ул. Хәтта бәлешкә кадәр пешереп якыннарын сыйлый. Миңнерахман абыйның тагын бер изгелеге турында әйтми мөмкин түгел: ул – биш вакыт намаз иясе. Улы белән бергә хаҗ гамәлен дә үтәү насыйп булган аңа. Ел саен туган авылы Үтәгәнгә кайтып, корбанга үгез чалып, аның итеннән туганнарына, авылның өлкәннәренә, мохтаҗларга өлеш чыгара.

Ни кызганыч, узган ел ахырында Миңнерахман абыйга җәмәгате Роза апаны югалту хәсрәтен дә кичерергә туры килгән.

–       Олыгайган көннәрне парлап уздыру насыйп булмады, – дип авыр сулап куя ул.

ТУГАН ЯКТА ЕШ КУНАК

Миңнерахман абый – туган авылы Үтәгәндә бертуган энесе Асаф белән аның җәмәгате Раушан апа янында көтеп алган кунак. Еллар узган саен туган як, туган нигез сагындыруын яшерми ул. Үзе укыган Исәнбай мәктәбенә барып та хатирәләр яңартып кайта.

–       70 яшемне куып барганда да әле бик кирәкле кеше булып яшәвемә сөенәм. Нинди бәхет бит ул туган авылыңда көтеп алучылар, янәшәңдә якын кешеләр булу, – ди Миңнерахман абый.

Ә без хезмәтегездә олы хөрмәт яулап, үз артыгыздан лаеклы шәкертләр калдыра алуыгыз белән дә бәхетле Сез, якташыбыз, дип өстибез. 

Белешмә:

Миңнерахман НАСЫЙРОВ – уйлап табучы, фәнни-техник басмаларда җиде файдалы модель һәм мәкалә, 89 проект бастыручы. Ул “СССРның уйлап табучысы“, “ТРның рационизаторлык һәм уйлап табу отличнигы“ күкрәк билгеләре, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә“, “Фидакарь хезмәте өчен“ медальләре белән бүләкләнгән. “Россиянең һөнәри инженеры“, “ТРның атказанган химигы“ исемнәренә лаек булган.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International