Әгерҗе районы делегациясе Казанга тантаналы чарага китте

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара уза. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

Аңа кадәр һәр муниципаль район делегациясе  Җиңү Паркында Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев  җитәкчелегендә Әгерҗе районыннан да әлеге тантаналы чарага делегация китте. Болар – хәрби комиссар Илгиз Галиев, “Юнармия“ хәрби-патриотик хәрәкәте җитәкчесе Ринат Шакиров, хәрби хәрәкәтләр ветераннары Илфат Шаракин, Әнвәр Шәрәфиев, юнармеец Вадим Самайлович.         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International