Девәтернә һәм Иске Эсләк җирлегендә җыеннар узды

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Халык җыеннарының чираттагысы Девәтернә, Үтәгән, Иске Эсләктә узды. Район җитәкчеләре белән очрашырга халык Мәдәният йортларын тутырып килгән иде.

357 хуҗалыклы ДЕВӘТЕРНӘ авыл җирлегендә халык, җыен башланганчы ук сорауларын оешма-предприятие җитәкчеләренә биреп, җаваплар алды. Биредә балалар һәм өлкәннәр тарафыннан әзерләнгән ярминкә гөрләде.

Бу авылда су торбаларының 90 проценты яңартылган, Нарат авылында – тулысынча. Авылларда урамнар тулысынча яктыртылган.

Берничә сыер асрап, сөт сатып гаиләгә шактый мул керем алучылар мактап телгә алынды. Гали авылыннан Фәрхушиннар, мәсәлән, 545 мең сумлык сөт сатканнар. Аларның фермер хуҗалыгы сыерларның баш санын алга таба 50гә җиткерүне күздә тота.

Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов чыгышында әнә шулар чагылды һәм җирлеккә кергән оешмалар эшчәнлегенә анализ ясалды. Шулай ук проблемалар турында район башлыгы Валерий Макаровка җиткерелде.

Ә район башлыгы үз чыгышын Мәдәният йорты эшчәнлеген мактаудан башлады. Ул 2018 елда Девәтернәдә яңа ФАП төзеләчәген, Югары, Су юлы урамнарына вак таш җәеләчәген, Галидә “Чиста су“ программасы эшләячәген дә хәбәр итеп сөендерде.

ххх

ИСКЕ ЭСЛӘК авыл җирлеге башлыгы Илдус Гафаров еллык отчетында шушы авыл һәм ҮТӘГӘН тормышын тулысынча яктыртты. Сорауларны хәл итүдә ярдәм күрсәткән Пенсия фонды, халыкны социаль яклау идарәләре хезмәткәрләренә, депутатлары Ришат Нурисламовка, район башлыгы Валерий Макаровка рәхмәт сүзләре җиткерде.

Иске Эсләктә Рәмзия–Илдус Садриевлар хуҗалыгында 7 сыер, 6 баш мөгезле эре терлек асрала. Үтәгәндә Галина–Миргалим Әминевларның гаилә фермаларында 25 баш үгез, 6 сыер бар, 63 гектар җир эшкәртәләр. Узган ел 612 546 сумлык сөт сатканнар.

Ике авылдан 36 укучы Кадыбаш мәктәбенә йөри. Аларның ата-аналары да, укучылар да мәктәп тормышыннан канәгать. Бу җирлектәге 18 яшькә кадәрге 91 балага, һәр елдагыча, авыл җирлеге Кыш бабай күчтәнәче өләшкән. Илкин Керимов пилорамасы 6 кешене эш урыны белән тәэмин иткән. Урамнарда зур агачлар киселгән, 77 лампа куелган, тагын 43 лампа кую планлаштырыла.

Әнә шулар турында тәфсилләп сөйләде авыл җирлеге башлыгы Илдус Гафаров.

Җирлектәге 336 хуҗалыкның 262сендә даими яшиләр, 50 йортка җәйге чорга гына кайталар, 24 йорт ярымҗимерек хәлдә. Үтәгәннән Рәмзия Насыйрованың иске биналарның хуҗаларын табып сүтәргә дигән тәкъдиме бик урынлы яңгырады. Шәхси йортларны рәсмиләштерү эшенең Үтәгәндә сүлпән баруын да тәнкыйтьләде авыл башлыгы.

Үтәгәннән Гөлүсә Муллахмәтованың юлларны саклау мәсьәләсенә кагылышлы соравы да бик мөһим. Авыл җирлеге башлыгы чыгышында да бу фикер яңгырады. Авыл артыннан юл булса да, асфальт юлдан комбайннар, зур тракторлар, КамАЗ машиналарының йөрүенә халык риза түгел, әлбәттә.

Район башлыгы Валерий Макаров үз чыгышында Иске Эсләк Мәдәният йортына капиталь ремонт ясау мәсьәләсен хәл итәчәкләрен хәбәр итте. Җитәкче, намуслы тырыш хезмәте белән Үтәгән халкының тирән хөрмәтен яулаган эретеп ябыштыручы булып эшләүче Фидарик Зариповны 60 яшьлек юбилее белән котлап, иң изге теләкләрен дә җиткерде.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International