Быел язгы чәчү кампаниясе апрельнең өченче декадасында старт алыр дип көтелә. Аңа кадәр, 9-13 апрельдә, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшереләчәк.
Шушы вакытка кадәр авыл хуҗалыклары алдында язгы чәчүдә катнашачак барлык техниканы, агрегатларны ремонтлап старт сызыгына кую бурычы тора. Болар – 205 трактор, 105 данә чәчкеч, 6 чәчү комплексы, 113 культиватор, 2623 тырма.ТЕХНИКА ДА, АГРЕГАТЛАР ДА ӘЗЕР
“Наҗар“ ширкәтендә техниканы ремонтлауны бу атнада тәмамлыйлар.Тагылма агрегатларны без Яңа елга кадәр үк әзерләп куйдык инде. Тырма, чәчкеч, БДТларны ремонтлауда Павел Константинов, Илнур Нәҗмиевның тырышлыгы зур булды, ди ширкәтнең баш инженеры Илнур Зәйнуллин.
Минем тракторым әле яңа. Узган ел аның белән беренче тапкыр чәчү чәчтем, БДМ белән җир эшкәрттем, культивация ясадым. Кышын тракторымда фермаларга азык ташыдым. Хәзер түземсезлек белән язгы чәчүне көтәм. Үземнең тракторга әлегә ремонт таләп ителми, шуңа хезмәттәшләремә булышам, ди ширкәт механизаторы Ирек Гыйләҗев.
Запас частьлар белән проблемалар булмады, ремонт эшләре өчен дә шартлар тудырылган. Гараждагы мотор, токарьлык, электр цехларында кышын да җылы. Шуңа рәхәтләнеп эшләргә була, диләр авыл хезмәтчәннәре.
Чәчүдә өч тырмалау агрегаты, шуның кадәр үк чәчү агрегаты, алты трактор катнашачак. Алар алдында 1500 гектар мәйданда чәчү эшләре башкару бурычы тора, ди ширкәтнең баш агрономы Александр Васильев.
МАТДИ КЫЕНЛЫКЛАР БАР
Безнең райондагы чәчүлек җирләрнең күп өлеше “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенә карый. Биредә тагылма агрегатларны ремонтлау эше биш филиалда алып барылган. Алар тулысынча диярлек әзер инде. Ә менә тракторларны ремонтлауда матди кыенлыклар бар әле.Тракторларны ремонтлау өчен дүрт миллион сум акча бүленеп бирелде. Бу бик аз, әлбәттә. Кирәкле запас частьларны сатып алу өчен тагын якынча унике миллион сум акча кирәк. Кадрлар белән тәэмин итүдә дә кыенлыклар бар, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
Киңәшмәдә төп доклад белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов чыгыш ясады. Ул үз чыгышында “авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр төшү сәбәпле, агымдагы ел авыл хезмәтчәннәре өчен аеруча авыр булачак“ дип басым ясады. Безнең район хезмәтчәннәренә дә җиңел булмас. Әмма без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Бу язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә дә кагыла, ди Дилүс Гатауллин.