Иж-Бәйкидән Хаматовалар бер түбә астында сигез кеше бик бәхетле гомер кичерәләр

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

“Чулпанның безгә килен булып төшкәненә унбер ел. Шуның кадәр вакыт әниле-кызлы кебек яшибез. Зур гаилә булып гомер кичерүебез белән бәхетле без“, – ди Иж-Бәйкидән Гүзәлия Хаматова.

  • Без эштән кайтуга ашау пешерелгән, өй җыештырылган, маллар каралган. Минем газ плитәсе янына килгәнем дә юк. Без эшкә киткәндә Чулпан аш бүлмәсендә кала, кайтканда шунда каршы ала. Унбер ел буе шулай инде менә, – ди 38 ел сыер савучы булып эшләүче Гүзәлия ханым, килененә рәхмәтле караш ташлап.

Аның лаеклы ялга чыкканына да бер ел була быел.

  • Өйдә бөтен эшне Чулпан эшләп торгач, мин һаман фермадан, сыерларымнан аерыла алмыйм, – ди ул. – Күпләр “бала-чага белән яшәве бик мәшәкатьле“ дип фикер йөртә. Ә мин алардан башка яшәүне күз алдына да китермим. Эштән кайткач оныкларым белән шаярып-көлеп алу да бөтен алҗуларымны оныттыра.

Сигез кешелек ишле гаилә булып яшиләр бүген Хаматовлар.  Гаилә башлыгы Вячеслав сыер савучыларны Биектау фермасына эшкә йөртә. Чулпанның җәмәгате Ришат та “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтендә эшли.

  • Безнең өйдә иртән-иртүк хәрәкәт башлана. Барысын тиешле урынга озатып бетермичә тукталмый ул. Олы улыбыз Айназ автобус белән Иж-Бубыйга укырга китә, уртанчасы Илсафны әби-бабасы машина белән Биектау мәктәбенә илтәләр. Аннан кечерәге Таңсылу шунда ук балалар бакчасына йөри. Төпчек Азалиябез әлегә үзем белән өйдә, – ди Чулпан. – Һәрберсен озатып бетерәм дә, мин дә эшкә тотынам, – ди ул.

Хәер, маллы йортта эш балалар йокыдан торганчы ук башлана инде. Ике сыерны саварга, сөтен тапшырырга, абзардагы башка малларны карарга кирәк. Җәен аларга дистәләгән кош-корт та өстәлә. 

  • Маллар карарга өйдәге ир-егетләр дә булыша. Олы улыбыз Айназ да алар янында кайнашырга ярата, – ди Чулпан. – Гомумән, балаларны эшкә өйрәтергә тырышабыз. Һәрберсе үз бүлмәсен  җыештыра, кирәк чакта безгә дә булышалар. Җәй көне бакчада да һәрчак бергә эшлибез. 

Аларның дус-тату яшәүләренең сере – һәр эшне киңәшләшеп башкарудадыр, мөгаен. Юкка гына “киңәшле эш таркалмас“ дими бит халык мәкале.

  • Берәр әйбер сатып аласы буламы яки эш башкарасымы – без башта җыелышып киңәшләшәбез. Уртак фикергә килгәч кенә әлеге ниятне тормышка ашырабыз. Безнең өйдә бернинди яшерен сер юк, – диләр Хаматовлар.
  • Килешеп яшәвебезнең тагын бер сере – Чулпанның искиткеч сабыр, тыйнак булуында. Аның түземлегенә үзем дә шаккатам кайчак. Һәрберебезне генә түгел, өебездә бар эшне дә җайлап-көйләп торучы бит ул. Нәрсә генә кирәк булса да аннан сорыйбыз. Ә Чулпанның җавабы һәрчак әзер, – ди каенанасы.

Тукай районында дөньяга килгән, Әгерҗедә гомер кичергән, Иж-Бәйкигә килен булып төшкән Чулпан исә каената-каенана йортыннан читтә яшәүне күз алдына да китерми бүген.

  • Барыбыз да исән-сау булып, озак еллар шулай бергә-бергә гомер кичерергә язсын иде әле, – дип тели ул.

Аларның үзләренә дә киләчәктә ул-кызларыннан шулай кадер-хөрмәт күреп яшәргә насыйп булсын.                    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International