Исәнбайда сугыш чоры балаларына хөрмәт күрсәтелде

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы уздырган “Тугрылык“ кичәсенә кырыктан артык сугыш чоры баласы чакырылды. Аларның 29ының әтисе сугышта хәбәрсез югалган, 12сенеке һәлак булган.

Хәзер инде чәчләренә чал кунган, күбесе 80не узган әби-бабайлар алар. Әмма сугыш чоры михнәтләре, 73 ел узса да, күңел түрләрендә иң ачы хәсрәт булып саклана. “Ак калфак“ оешмасы әгъзалары Фәридә, Сәрия, Әлфия, Зөлфия, Рәзилә, Тәскирә, Роза, Әлфизә, Фәтхия, Гүзәлия ханымнар, әлеге кичә алдыннан сугыш чоры балаларының өйләрендә булып, аларның истәлекләрен язып алдылар.

“Ун яшемнән укуны ташлап ат җигеп эшли башладым. Мин – үсмер малай фронттагы әтиемне алыштырдым. Сугыштан әтиләре исән кайткан балалар, эштән туктап, укуларын дәвам иттеләр. Ә мин эшләргә мәҗбүр булдым“, дип искә ала Хәмит абый Ханнанов. Хөршидә апа Мусинаның да балачагы бик аянычлы булган. “Әти фронтка киткәч, әни дүрт кызы белән калды. Без әбигә китергән хәер, авыл кешесенең ярдәме белән генә исән калдык“, дип сөйли ул.

Ә менә Актаныш кызы Заһирә апа Гыйззәтуллинаның әтисе сугышка киткәч әнисе дә үлә. Амбарда эшләгән бабасын гаепсезгә төрмәгә утырталар. Карт әбисе карый алмагач Заһирәне һәм аның энесен Красный бор районы Балтач балалар йортына бирәләр. Тегүче кызны Исәнбайга эшкә җибәрәләр. Ул шунда Мәхмүт абыйга кияүгә чыга. Ә энесе белән 38 елдан соң гына очрашалар. “Сугыш бездән әти-әнине, әби-бабамны тартып алды. Бердәнбер энемнән аерып ятим итте“, ди ул күз яшьләрен сөртеп.  

Исәнбайда Ижбулдиннар гаиләсеннән алты кеше сугышка киткән. Дүртесе һәлак булган. “Әбиемнең ике улы Хөрмәтулла белән Касыймы гына исән кайткан. Әтием Сабирҗан 1941 елның сентябрендә үк һәлак булган. Аның әнигә бары ике хаты килгән. Әниебез Маһинур биш баланы ялгызы үстерде“, дип сөйли Мөнҗия апа Ганиева да. Ә менә Өнҗия апа Җәмилевага сугыш чорында Казан урамнарында хәер сорашырга туры килгән. “Урамда, баракларда җырлап тамак туйдыра идем“, дип хатирәләргә бирелә ул...

Һәрберсенең үз язмышы булса да, сугыш чоры балаларын бернәрсә берләштерә. Ул – әтисез үткән гомер.

Наилә Вахитова уйнаган көйләргә бәхетсез балачак, дәһшәтле еллар турында җырлар яңгыраганда, авылыбыз каләм осталары Фәридә Җәмилева, Фәния Сундукова, Әлфирә Низамова шигырьләре яңгыраганда кичәдә катнашучыларның күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәде. Укытучылар Гүзәл Зәйнуллина, Гөлнур Симакова җитәкчелегендә мәктәп укучыларының чыгышлары да күңел кылларын тибрәтте.

Әмма авыр, газаплы, михнәтле еллар булса да, әниләр ул вакытларда да балаларына югары белем алырга ярдәм иткәннәр. Оешма җитәкчесе Фәтхия Зарипова Сабира Арсланова, Нәҗибә Ибраева, Мөнәзәһә Ижбулдинаның ана батырлыгы турында сөйләсә, Гүзәлия Исмәгыйлева тол ана Мәгъсумә һәм Гөлзифа апа Мусиналарның югары белемле кызлары язмышын бәете һәм шигыре аша тасвирлады.

Кичә җитәкчеләр – авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, район Советы депутаты Илфат Ямалиев, ветераннар советының авылдагы җитәкчесе Радик Таҗетдинов, “Исәнбай“ бүлекчәсе идарәчесе Ирек Нәгыймовның җылы сүзләре белән дәвам итте.

  • Ут эчендә булмасагыз да, сугыш елларында сез күргәннәр – батырлыкка тиң ул. Ачлык-ялангачлык, хәерчелек, газап-михнәтләр – барысын да нәни җилкәгездә күтәргәнсез. Җиңү язын алып килүдә үзегездән зур өлеш керткәнсез. Рәхмәт сезгә! – диделәр алар һәм сугыш чоры балаларына күчтәнәчләр өләштеләр.

Кичә тәмам... Әмма һәр катнашучының күңелендә бер уй: сугышлар була күрмәсен. Без күргәнне балалар һәм оныкларыбызга кичерергә язмасын...

Әлфирә НИЗАМОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International