Көчек авылында гомер кичерүче Нәҗибә әби Шәйдуллинаны 95 яшьлек олуг юбилее белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, авыл башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов килделәр.
Авылда төпләнеп калган дүрт баласы – Тәскирә, Фәйрүзә, Сәгыйдулла, Әнисә янәшәсендә балкып утыручы Нәҗибә әбигә әле күз тимәсен. Бүген иртүк Ижауда яшәүче кызы Роза белән Менделеев районындагы Фәниясе дә шалтыратып газиз кешеләрен бәйрәме белән котлаганнар.
Бүген ул озын гомер юлының китап битләрен актарды. Беренче битендә – аның балачагы. Ул Пермь өлкәсе Барда районында дөньяга килгән. Әнисе вафатыннан соң 6-7 яшьлек кызын ияртеп Гаяз Әгерҗе районы Октябрь авылына килеп төпләнә. Ачлыктан качып килгән балалы ирнең хуҗалык корырлык хәле булмый. Ул ирсез хатынга йортка керә. Гаиләдә ике кыз бала туа. Нәҗибә кечкенә сеңелләрен карап, өйдәге барлык эшне башкарып үсә. Бик иртә нужа арбасына җигелгән кызны жәлләгән күрше карчыгы аны Бетсемәс авылының бик төпле, нык тормышлы егете Зиннәткә димли. Бу 1941 елның 21 марты була.
Икенче бит – сугыш чоры михнәтләре. Операция кичергән Зиннәтне вакытлыча сугышка алмыйлар. Ирле-хатынлы Шәйдуллиннар күп кенә авылдашлары белән бергә Апас районына окоп казырга китәләр. 1942 елда Зиннәте сугышка киткәч ул, ике баласы белән килендәше каенана-каената янында калалар. Сугыш чорының бөтен газапларын бергә күтәрәләр.
Өченче бит – бәхетле гаилә тормышы. Фронттан 1947 елда гына кайта Зиннәтулла. Тулы гаиләдә бер-бер артлы биш кыз һәм бер малай дөньяга килә.
Дүртенче бит – гомер көзе.
Ә без юбилярның китап битләре дәвам итүен телибез. Тормыш матур, мул һәм рәхәт бит. Әнә шул рәхәтлекне әле күп еллар балаларыгыз янәшәсендә тоярга язсын сезгә.