Кыска һәм ачык

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Авыл җыеннарында районның баш табибы Эдуард Овчинников Әгерҗе үзәк район хастаханәсе табибларының авылларда халык белән күчмә очрашулар оештырырга һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, аларны профилактикалау турында сөйләргә әзер булуларын әйтте. Өлкәннәр декадасы кысаларында Шаршады авыл җирлеге башлыгы Васил Баһаветдинов аларны Сәхрә һәм Шаршада яшәүчеләр белән очрашырга чакырды.

Очрашуга Эдуард Овчинников үзе килде. Табиб йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары: гипертония, инсульт, инфаркт, аларның барлыкка килү сәбәпләре, симптомнар, артериаль гипертония үсеше риск факторлары һәм гипертония кризына китерә торган факторлар турында сөйләде, шулай ук әлеге авырулар вакытында яшәү рәвеше буенча киңәшләр бирде. Экранда слайдлар әлеге авыруларны профилактикалау турында мәгълүматны киңәйтергә булыштылар, кыска һәм аңлаешлы итеп, авыру очрагында табиб яки ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче эш итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

– Бу безнең тәкъдимне кабул иткән бердәнбер авыл җирлеге. Өлкән буын вәкилләре белән мондый чараларны аеруча нәтиҗәле үткәрү, чөнки бу авырулар ешрак өлкән яшьтәге кешеләрдә очрый. Васил Харрасовичка һәм Шаршады ФАП фельдшеры Гөлфия Әхмәтшинага халыкның сәламәтлеген кайгыртулары өчен рәхмәт, – диде Эдуард Вильевич.

Бу көнне авыл халкы үзләрен борчыган күп сорауларга җаваплар алдылар.

– Бу бик файдалы очрашу булды. Авылдашлар шикәр диабеты буенча тагын берсен оештырырга сорадылар. Мондый чаралар дәвам итәр дип өметләнәбез, – дип билгеләп үтте лаеклы ялга чыкканчы үзе шәфкать туташы булып эшләгән Әлфирә Исламова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International