
й бор авыл җирлеге башлыгы Анатолий Лазарев, ТАССРның атказанган төзүчесе Рифкать Гыйльметдинов күтәрелделәр. Яңа хастаханә нәкъ менә Рифкать Камалиевич җитәкчелегендә төзелә. Аксакал төзүче атаклы табиб Иван Маненок белән бергәләп яңа бинаны төзү өчен ничек итеп урын сайлаганнарын искә төшерде. Төзүчеләр эшне җиренә җиткереп тиешле срокларда башкарып чыгалар. “Сезнең көн-төн халык сәламәтлеге сагында торуыгыз бу матур эшләрнең дәвамы булып тора”, – диде Рифкать Камалиевич.
а табибка багышлап иҗат иткән бик тә эчтәлекле шигырен укыды. Красный бор урамнарының берсенә Маненок исемен бирү турында тәкъдим дә бик урынлы яңгырады.