Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Барыбыз да – өмәгә!
2012 елның 18 апреле, чәршәмбе
Район башлыгы Фәрит Габбасов шәһәребезне, авылларыбызны, юл буйларын санитар чистарту буенча 28 апрельгә кадәр удар ункөнлек игълан итте. Бу ай ахырында махсус комиссия, әлеге эшнең үтәлешен тикшереп, тирә-юнебездә чисталык, тәртип урнаштыруга битараф караган җитәк
челәрне, гражданнарны административ җәзага тартачак.
Ни кызганыч, мондый кисәтүне аңлап җиткермәүчеләр дә очрый. Яшәгән җиребезне чиста тоту – һәрберебезнең намус эше, гражданлык бурычы бит, югыйсә. Өмәләрдән соң чиста шәһәр, авыл урамнары буйлап бару ничек күңелле! Әмма икенче көнне үзең чистарткан урамда кемнеңдер чүп ташлап киткәнен күргәч, кәеф кырыла, ачу чыга...
Шәһәрдә күпкатлы йортларда яшәүчеләр арасында “акча түлибез, әнә ишегалды җыештыручылар кайгыртсыннар чисталык турында”, диючеләр дә очрый. Ләкин ишегалды җыештыручы иртән дә, кичен дә син яшәгән йорт тирәсен себереп, син ташлаган чүпне берәмтекләп җыеп йөрсә дә, чисталык урнаштыра алмас. Беркөн иртәнге сәгатьтә күрше йортта яшәүче яшь ир чүп салынган пакетын тотып, подъезд төбендә тәмәке көйрәтеп торды да, такси килгәч, чүбен калдырып утырып китте. Шунда ук ике эт килеп, пакетны ерткалап, чүпне тирә-юньгә таратып бетерделәр. Югыйсә, аннан алда гына җыештыручы, соскы тотып, җирдәге чүпне җыеп йөргән иде. Күпфатирлы йортларда моңа охшаш мисаллар белән еш очрашырга туры килә: чүп пакетын йә балконнан гына урамга ыргыталар, йә подъездда ук калдырып китәләр, машинада барышлый гына юл буена ыргытып китүче оятсызлар да очрый. Ишегалдындагы, бакчасындагы чүпне урман, елга буйларына түгүчеләр турында әйткән дә юк инде. Үз тирәмдә чиста булса, башкасында эшем юк диючеләр белән тагын ничек көрәшергә соң? Мин яшәгән йорт тирәсе дә, подъезд төбе дә, елга, урман, юл буйлары да туган төбәгем бит һәм анда да тәртип, чисталык булырга тиеш дигән патриотик хис җитми кайберәүләргә. Нәтиҗәдә, әнә шулай, чүпкә батабыз.
Менә тагын чистарыныр чак җитте. Бу көннәрдә барыгызны да – балаларны да, яшьләрне дә, ветераннарны да чистарту өмәләрендә актив катнашырга чакырабыз. Йорт тирәләрегезне чистартырга, чәчәкләр, агачлар утыртырга чыкканда, зиратларга барганда балаларыгызны, оныкларыгызны да алыгыз. Бала кечкенәдән өлкәннәр белән бергә өмәләрдә эшләп үссә, аның киләчәктә дә тирә-юньне чиста тоту өчен көрәшәчәге көн кебек ачык.
Хөрмәтле райондашлар! Әйдәгез, бу язгы матур көннәрдә, бар мәшәкатьләребезне ташлап, чистарту өмәләренә чыгыйк. Тирә-юнебез чистарып, матураеп калгач, язгы кәефләребез тагын да күтәрелер. Читтән кунакка кайтучылар да бездәге тәртип-чисталыкка, чәчәкле урамнарыбызга сокланып китәрдәй булсын. Май бәйрәмнәрен шәһәр-авылларыбыз тагын да яшәреп каршы алсын өчен беребез дә бу мөһим эштән читтә калмасын иде. Шунысын да онытмагыз: чисталыкны җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә генә саклап була. Барыбыз да – өмәләргә, хөрмәтле әгерҗелеләр!
Рәмзия Зарипова.
http://agryz-rt.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Ваклап сатудагы бәяләр: кулланучыларның таләпләре, яңартулары һәм хокуклары
Бәяләрне дөрес маркировкалау-уңайлылык мәсьәләсе генә түгел, ә сатучының закон тарафыннан беркетелгән бурычы.
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз